Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 150 мең сум штрафка тартканнар
Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә "Калка" һәм "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен административ эш ачканнар һәм штраф салганнар. Бу хакта Ринат Мөхәммәтов алып баручы "Нерусский" телеграм каналы хәбәр итә.
Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган.
Узган ел Дамир Мөхетдинов "Татар-информ" агентлыгы журналисты Рәмис Латыйповка әңгәмә бирде. Интервью Дамир Мөхетдиновның эш бүлмәсендә алынды. Анда Калка сугышы күренеше ясалган картина күренә. Бу 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлый. Бу күренеш урыс милләтчеләренең ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды.
Соңрак басым астында Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куйды.
Бәхәс туганнан соң 2025 елның 17 февралендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.
Публицист Харун Сидоров Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты, шуңа да көчле басымга дучар булды дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум