30 май көнне Казандагы мәхкәмә Ләйсән Саттаровага техникумда МАХ мессенджерын куллануга мәҗбүриләү турында төшерелгән ролигы өчен 30 мең сум штраф салган. Мәхкәмә аны "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Бу хакта Саттарова үзенең Instagram битендә белдерде.
"Бүген роликка бәйле мәхкәмә утырышы булды. Анда мин МАХ мессенджерын куллануны мәҗбүр итүләре турында әйтәм. Миңа 30 мең сум штраф салдылар. Мәхкәмә (Казан техникумында) МАХ мессенджерын мәҗбүриләп кулландыру турында бик күп фактлар китерсәм дә, хөкемдар мине гаепле дип тапты", ди Саттарова.
Икенче роликта Саттарова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җавабын китерә. Анда студентларны дәүләт мессенджерын куллануга мәҗбүр итү Конституцияне бозу булып саналмый, диелә.
"МАХ мессенджерын урнаштыру турындагы таләпләр Русия Конституциясенә каршы килми, чөнки алар мәгълүмати иминлек дәрәҗәсен һәм белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән", дип язылган министрлык җавабында.
Саттарова мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена. Ул матди ярдәм итүне дә сорый.
"30 мең сум штраф бүгенге көндә аз акча түгел", ди ул.
- Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин узган елның 24 июнендә имзалаган иде.
- "Роскомсвобода"га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.
- Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум