Журналист, "Шәһри Казан" газетасының баш мәхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта "Татмедиа" башлыгы Шамил Садыйков хәбәр итте.
Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Ул анда укытты һәм бу адымны ясаган бердәнбер укытучы булды. Моның аркасында университетта эшен югалтты. Соңгы елларда журналистикада өлкәсендә эшләде.
Ул 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты.
Радик Сабиров "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында һәм "Интертат" интернет-басмасында эшләде.
2014 елда ул "Идел" журналын җитәкләде, ә 2019 елның 20 июненнән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире вазифасын башкарды.
Хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум