Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелның биш аенда Казанга якынча 60 мең мигрант килгән

Архив фотосы
Архив фотосы

Казан шәһәренә агымдагы елның беренче биш аенда якынча 60 мең мигрант килгән, ә тагын 22,3 меңе яшәү рөхсәтен озайткан. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтенә сылтанып Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Җиһаншина хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә иң күп мигрантлар Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кытай, Казакъстан һәм Кыргызстан ватандашлары.

Күпчелеге Казанга эш һәм белем алу өчен килә. Ел башыннан 24,4 мең кеше эшкә дип килгән. Барлыгы 11,7 мең патент рәсмиләштерелгән. Белем алуга килүче чит ил ватандашларының саны 16 меңнән арта. Сигез мең кеше шәхси максатлардан килгән.

Җиһаншина хәбәр итүенчә, Казанда 1 июньгә Казан шәһәрендә рәсми рәвештә 50,7 мең чит ил ватандашы һәм ватандашлыгы булмаган зат яши.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәт мигрантлары өлеше иң югары булган төбәкләрнең берсе булып кала. Узган елда чит ил эшчеләренең өлеше 2,4 процентка кадәр арткан.

Элегрәк Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин республикага мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе "мөселман республикасы" булуында, дип белдергән иде.

  • Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.
  • 2024 елны Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
  • Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG