17-19 июнь көннәрендә Казанга саммитка Азия Көньяк-Көнчыгыш илләре җитәкчеләре килә. Чарада барлыгы 4 мең кеше катнашыр дип көтелә. Төгәл кемнәр киләчәге әле билгеле түгел. Бары Филиппин президенты гына килүен раслады.
Соңгы атналарда Татарстан хакимияте саммитка әзерлек чараларын зур тырышлык белән алып бара. Чара көннәре якынлашыр алдыннан таләпләр кырысланды. Бу беренче чиратта җирле халыкка — Казанда яшәүчеләргә каршы корылган булып чыкты. Кайбер тыюлар инде хәзердән үк гамәлгә керде, чөнки берничә көн элек Русия президенты сүзчесе Казанга Владимир Путинның да киләчәген белдерде. Әлеге белдерүдән соң социаль челтәрләрдә Путинның килүенә "шатланучы" комментарийлар да чыкты.
Саммит алдыннан шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелә. 10 июньдә Казанда Күмәк иминлек килешүе оешмасына (ОДКБ) кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары утырышы да узды. Азатлык Радиосы гади халыкка каршы нинди чикләүләр кертүен барлады.
Студентларны яшәү урыннарыннан чыгару
Иң беренче шау-шу студентлар тирәсендә башланды. 1 июньнән Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгару планлаштырылуы билгеле булды. Бу тулай-торакларда куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк диелде. Студентларда әлеге хәл ризасызлык уятты, алар хокукларын яклап прокуратурага мөрәҗәгать итте, ләкин моңа карап бернинди үзгәреш булмады. Казанда полиция Казан федераль университеты (КФУ) студентларының имзаларын җыйган "Ирек" хокук яклау үзәге активистларын куып таратты.
Камал театрында бер атна тамашалар узмый
Казандагы Галиәсгар Камал театрында 10-16 июньгә планлаштырылган тамашалар узмаячагы билгеле булды. Театрда алынган билетларга акчалар кире кайтарылачак дип белдерделәр. Халыкның күпчелеге билетларны берничә ай алдан алып куя. Җәй көнне чит илләрдән, Русия төбәкләреннән килгән татарлар да бу вакытта спектакльләрне карап калырга тырыша иде. "Нәүрүз" фестивале чаралары да Камалның яңа бинасында түгел, Кәрим Тинчурин театрында узачак. "Иптәшләр Татарлар" Телеграм-каналы саммит алдыннан Камал театры тәрәзәләренә күренми торган пленка ябыштыралар дип язды һәм фото куйды.
Казан-Экспода Xolidayboy концерты һәм шулай ук җырчы Олег Газманов концертлары да күчерелгән.
Урамнарда машина хәрәкәте чикләнә
Казан һава аланындагы Икенче терминал биш көнгә, 15-20 июнь көннәрендә ябык булачак. Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу техник сәбәпләр белән бәйле. Ләкин сәбәп саммитка киләчәк мәртәбәле кунакларга бәйле дип фаразлана. Нигездә бу ВИП һәм бизнес авиация өчен кулланыла торган терминал.
Машинада йөрүчеләргә дә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. 16 июнь төнге 12 сәгатьтән 20 июнь төненә кадәр саммит чаралары белән бәйле дистәләрчә урамнар вакыт-вакыт ябылып торачак.
Хәмер сату чикләнә
АСЕАН чаралары белән бәйле урыннарда алкоһол сату тыелачак. Алкоһол сатуны тыю 27 кунакханә, "Казан Экспо", Казан Ратушасы, Казан халыкара һава аланы, Камал театры, "Казан-1" тимер юл вокзалы һәм елга портына кагыла.
Форумның төп вакыйгалары "Казан Экспо" мәйданчыгында узса, эшлекле програм IT-паркта оештырылачак. Биредә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, инвестицияләр, уртак проектлар турында фикер алышу планлаштырыла.
Уңай яклары бармы?
Казанда зур чараларның даими уздырылуы бер яктан шәһәр кешеләренең мәшакәтьләрен арттыра, ләкин икенче яктан юлларның төзекләндерүен, инфраструктура объектлары барлыкка килүен халык исәпкә алмый түгел. Төрле чатлар, телеграм каналларда алар бу юлы бигрәк тә Казан - һава аланы юлының төзекләндерүенә куана. Ул инде күптән искергән иде диләр. Шулай ук шәһәрнең чистаруына да игътибар итәләр.
АСЕАН — ул сәяси, икътисади һәм мәдәни төбәк хөкүмәтара оешма. Ул 1967 елның 8 августында Бангкок шәһәрендә төзелә. Оешмага 11 дәүләт керә: Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин.
1990нчы еллардан башлап АСЕАН эшчәнлегендә икътисади хезмәттәшлек төп урынны били башлый. 1992 елда илләр үзара ирекле сәүдә зонасы төзү турында килешә. 2020 елда исә бу хезмәттәшлек киңәйтелә. Бу — дөньядагы иң зур ирекле сәүдә зонасы, анда 15 ил катнаша (АСЕАН илләре, шулай ук Кытай, Япония, Көньяк Корея, Австралия һәм Яңа Зеландия).
Русия АСЕАН белән тулы диалог партнеры статусын 1996 елда алды. 2004 елда Мәскәү Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кушылды, ә 2017 елдан Җакарта шәһәрендә Русиянең АСЕАН каршындагы даими вәкиллеге эшли.
Бу хезмәттәшлек кысаларында аерым формат — "Русия – АСЕАН" саммитлары барлыкка килде. 2026 елның апреленә кадәр мондый дүрт саммит уздырылды: беренчесе — 2005 елда Куала-Лумпур шәһәрендә (Малайзия), икенчесе — 2010 елда Ханой шәһәрендә (Вьетнам), өченчесе — 2016 елда Сочи шәһәрендә, дүртенчесе — 2021 елда пандемия сәбәпле онлайн форматта узды. Бишенче саммит 2026 елның 17–19 июнендә Казан шәһәрендә үткәреләчәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум