12 июньдә Түбән Камада торак йортка дрон бәрелүе нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Өч кеше зур стресс кичергән, берсенең яңагына кыйпылчыклар эләккән, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев.
Baza язуынча, дрон 12 катлы торак йортка эләккән. Йорттан кешеләр эвакуацияләнгән, алар якындагы җәйге аланга урнаштырыла.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер ширкәткә дә һөҗүм булуын таныды, ләкин аның исемен атамады.
Supernova+ украин каналы хәбәренчә, дрон "Татнефть"кә караучы ТАНЕКО нефть эшкәртү ширкәтенә төшкән.
Шәһәрдә киңкүләм чаралар туктатылды. Ә илдә бүген Русия көне бәйрәм ителәсе иде.
Украина кораллы көчләренең баш штабы ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК ширкәтләренә һөҗүм ясавын раслады.
Төнлә дрон һөҗүме куркынычын Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Зәй һәм Чаллы шәһәреләрендә дә игълан иттеләр. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары ябылып торды.
Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора.
Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум