Аннексияләнгән Кырымда дәүләткә хыянәттә гаепләнеп 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Нияра Эрсмамбетова Акмәчет Тикшерү изоляторындагы коточкыч шартларда тотылу сәбәпле ачлык игълан иткән.
"Крымский ветер" каналы хокук яклаучы төркемгә сылтанып язуынча, Эрсмамбетованы бәдрәфе эшләми торган пычрак камерага урнаштырганнар. СИЗО хакимияте ремонт уздырудан баш тарта.
Элегрәк бу камерада туберкулез белән чирләүчеләр утырган һәм анда калу сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин ди хокук яклаучылар. Эрсмәмбетова изоляторга урнаштырылганнан соң тәненә тимгелләр чыгуына, кандагы шикәр дәрәҗәсенең кискен күтәрелүенә һәм сәламәтлегенең начараюына зарланган.
Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы узган ел майда тоткарлады.
Аны "АТЕШ" партизан хәрәкәте белән хезмәттәшлектә гаепләделәр. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.
Гаепләү ягы Эрсмамбетовага 18 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде.
Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум