"Мин башкортча сөйләшәм" ("Мин башҡортса һөйләшәм") чарасы Уфаның Арт-КВАДРАТ мәйданында узган.
Оештыручылар "Башинфорга" сөйләвенчә, 2026 елгы фестиваль проект тарихында яңа этап булган.
"Әгәр 2019 елда ул яшьләр эксперименты булса, 2024 елда заманча башкорт музыкасының зур мәйданчыгына әверелде. Быел исә без эчтәлек тирәнлегенә, тере башкаруга һәм үзенчәлекле мохиткә басым ясадык", дигән алар.
Концертта DJ Ринат Закиров, BURELAR, Тимур Ямалов, YOMAQ, Артур Кәбиров, Радик Мусин, Лиана Хәбибуллина, Лилия Сагыйтова, Нәркәс Хәмитова, HANQYZY, Toolkyn (Мәскәү) һәм Oohmy (Петербур) чыгыш ясаган.
Концерттан тыш кункалар өчен мастер-класслар, иҗади мәйданчыклар эшләгән. Фестиваль хезмәттәшләре төрле уеннар оештырган, җиңүчеләргә бүләкләр бирелгән.
"Фестивальнең барлык максатларына да ирешелде. Без башкорт телен шәһәр мохитенә уңышлы кертеп, аны заманча мәдәниятнең, музыканың һәм көндәлек аралашуның табигый өлешенә әйләндерә алдык", дип белдергән Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы җитәкчесе Гөлназ Йосыпова.
"Башинформ" мәгълүматынча, чарада биш мең кеше булып киткән.
- Беренче тапкыр бу фестиваль биш ел элек - 2019 елда үткән иде. Ул заманча башкорт музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланды.
- Быел 26 апрель көнне Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум