Accessibility links

Кайнар хәбәр

Люберецки шәһәр мәхкәмәсе Азат Мифтаховның хатыны вә яклаучысы Елена Горбаньны Харптагы колониягә кертмәүне канунсыз дип тапкан

Азат Мифтахов. Архив фотосы
Азат Мифтахов. Архив фотосы

Адвокат фикеренчә, Горбаньны кертмәүнең максаты — җәзалау эзләрен яшерү

Люберецки шәһәр мәхкәмәсе Азат Мифтаховның хатыны һәм берүк вакытта җәмәгать яклаучысын Харптагы колониягә кертмәүне канунсыз дип тапкан

"Шулай булырга тиеш тә иде", дип шәрехләгән Мифтахов мәхкәмә карарын.

RusNews язуынча, хәзер колония Мифтахов хатыны Елена Горбаньга ун көн эчендә очрашу мөмкинлеге бирергә тиеш.

Азат Мифтаховның хатыны һәм җәмәгать яклаучысы Елена Горбань ире колониядә җәзалаганнан соң ук янына килде, ләкин аны Харптагы колониягә очрашуга кертмәделәр.

Яклау ягы фикеренчә, Горбаньны кертмәүнең максаты — җәзалау эзләрен яшерү.

"Алар, имеш, киләсе көннәрдә килергә бернинди киртә булмаган дип яза. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Киләсе тапкыр килгәндә дә аны кертмәделәр. Колониядә Еленаның җәмәгать яклаучысы буларак күрсәтелгән мәхкәмә карары бар иде. Мин аның яклаучы сыйфатында кимендә 30 тапкыр килүен санадым инде", дигән адвокат Курьянов.

Колониянең рәсми җавабына караганда, ул вакытта Мифтахов карантинда булган һәм әле отрядка билгеләнмәгән. Әмма адвокат моның җәмәгать яклаучысы белән очрашуларга кагылмавын әйткән.

Азат үзе исә кайсы колониягә генә килсә дә, аны шунда ук профилактик исәпкә куюларын сөйләгән.

"Тәмуг булды, әмма ул тәмуг артта калды. Бу — сезнең ярдәм белән! Бу авыр вакытларда миңа хатлар язган һәм мәхкәмәләргә килгән һәркемгә зур рәхмәт!" дип мөрәҗәгать иткән ул үзенә теләктәшлек белдерүчеләргә.

Шулай ук Азат аны җәзалаган биналарны рәсми тикшерү турында да сөйләгән. Искәртеп узыйк, бу биналарда кинәт кенә ремонт башланган, андагы бөтен җиһазларны чыгарып бетергәннәр иде.

"Мин анда хәлнең үзгәргәнен әйттем. Ә ул моның мөһим түгеллеген, хәзер нинди хәл булса — шуны гына теркәвен белдерде", дигән Мифтахов.

Узган атнада Лабытнангы мәхкәмәсе дә Азатка җәзалаудан соң дәүләт яклавы күрсәтелмәүне канунсыз дип тапкан иде.

Ул вакытта Азат, үз иминлеге өчен борчылып, үзен ПКТга (камера тибындагы зиндан) япсыннар өчен махсус рәвештә эчке тәртипне бозуы турында сөйләгән иде.

  • Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
  • The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган.
  • Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
  • Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG