Татарстанга басма матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне кыскартырга мөмкиннәр
2026 елда республика өчен федераль бюджет исәбеннән бирелгән ташламалар инде киметелде, һәм бу иң элек татар телендәге басмаларга тискәре йогынты ясады.
Бизнес-Онлайн язуынча, 2027 ел башыннан әлеге ташлама бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу исә республика газет-журналларына язылу бәясенең сизелерлек артуына китерү ихтимал. Хәзер дә алар күбесенчә бюджеттан бүленгән акча ярдәмендә генә эшләп килә.
Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кичә мөхәррирләр һәм нәширләр белән очрашуда әйтүенчә, донор төбәкләр үз массакүләм мәгълүмат чараларын үзләре генә тотарга тиеш дигән мантыйк аңлашылып бетми. Шул ук вакытта республика да федераль субсидияләрнең кимүен үз акчасына капларга әзер түгел. Моның өчен якынча 80 миллион сум кирәк булачак.
Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгәне турында язган идек.
Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр артты.
Хосусый газетларга килгәндә, аларның хәле инде хәзердән үк бик авыр. Алар дәүләттән субсидияләрне күптән алмый. Шуңа күрә татар телендәге басмаларның шактые бүген соңгы көченә генә эшләп килә, ә кайберләре инде бөтенләй ябылды. Мисал өчен бүгеннән инде "Юлдаш" газеты да чыгудан туктады.
"Безнең гәҗит" газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов "Бизнес-Онлайнга" әйтүенчә, элек субсидияләр дәүләтнекеме, хосусыймы — барлык басмаларга да бирелгән. Соңрак исемлек кыскартылган һәм анда бары тик социаль әһәмияткә ия басмалар гына кертелә башлаган. "Безнең гәҗит"кә исә соңгы ике елда ташламалар бирелми.
"Хәзер почта чыгымнары язылу бәясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, почта хезмәтләре кыйммәтләнү генә түгел, авыллар һәм башка торак пунктларда почта бүлекчәләре дә көннән-көн ябыла бара. Нәтиҗәдә, газетны алырга теләгән укучы өчен дә ул кул җитмәс басмага әйләнә", дигән Фәйзрахманов басма белән сөйләшкәндә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум