Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорыйлар

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылган.

Сәяси тоткын Азат Мифтахов исемен Франциянең Сен-Делинең мактаулы кешеләре исемлегенә кертү кампаниясен Solidarité FreeAzat оешмасы башлады. Алар фикеренчә, бу рәвешле эш итү 2019 елдан бирле Русия төрмәләрендә утырган галим шәхесенә тагын да зуррак игътибар ителер. Әлеге кампаниягә Татар шурасы да кушылган һәм алар Сен-Дени шәһәр мэрына хат юллаган.

Хатта Мифтаховның фикере, шәхси позициясе өчен кулга алынганы һәм аны төрмәдән чыгармаулары, төрмә хезмәткәрләре тарафыннан җәзаланганы турында язылган.

"2019 елдан бирле ялган гаепләүләр нигезендә хөкем ителеп ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов — сәләтле математик һәм Русиядә үзенең оппозицион карашлары өчен эзәрлекләнгән галимнәрнең иң билгеле вәкилләренең берсе. Аның эшләре халыкара дәрәҗәдә фәнни һәм интеллектуаль җәмәгатьчелекнең, шулай ук сәяси, һөнәри берләшмәләрнең һәм кеше хокукларын яклау оешмаларының игътибарын һәм ярдәмен җәлеп итте. Аны Котып артында урнашкан төрмәгә күчерделәр, аннан килгән хәбәрләргә караганда, аңа карата көч кулланылган, бу хакта мәгълүмат күп кешеләрдә галимгә карата теләктәшлек уятты.

Шушы шартларда Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең Мактаулы ватандашы исеме бирелсә, сәяси тоткыннар белән теләктәшлек белдерүнең, демократик көчләренең азатлыкны яклавының, шулай ук сугышны һәм репрессияләрне кире кагуның бер билгесе, зур адымы булыр иде", диелгән хатта.

Сен-Дени шәһәрендә дә, Парижда да Азат Мифтаховны яклап даими урам җыеннары уза, конференцияләр уза. Франция галимнәре Азат Мифтаховны төрмәдән азат итүне даими таләп итә.

  • Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайоко расизмга каршы, барлык халыкларның азатлыгы өчен үткәрелгән урам җыеннары һәм каршылык акцияләрен оештырган сәясәтче буларак киң билгеле. Балли Багайоко — La France Insoumise сул сәяси хәрәкәте вәкиле. 2025–2026 елларда ул Парижда һәм Иль-де-Франс төбәгендә үтә торган зур антирасистик демонстрацияләрне оештырган, үтә уң көчләргә һәм дискриминациягә каршы фикерен ачык белдереп килүче сәясәтче. Мэр сайларуында җиңеп, 2026 елның мартында шәһәр башлыгы вазифаларына керешкән.
  • Сен-Дени — Франциянең Париж шәһәре төньягында урнашкан эре шәһәрләрнең берсе. Анда якынча 113 мең кеше яши. Сен-Дени — Иль-де-Франс төбәгенең мөһим фәнни һәм мәгариф үзәкләренең берсе. Шәһәрдә берничә югары уку йорты, шул исәптән Париж VIII университеты һәм Сорбонна Париж Төньяк университетының кампуслары урнашкан. Бу галим-голәмә, студентлар шәһәре дип санала.
  • Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
  • Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
  • Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
  • The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган. Мәхкәмә бу гаепләүләрне кире какты.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG