Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны тагын 20 мең сум штрафка тартканнар
Күптән түгел аңа административ эш нигезендә 150 мең сум штраф салганнар иде инде. Барлык штрафлар да Мөхетдинов бүлмәсендәге 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлаучы "Калка" Һәм 1445 елны кенәз Василий II Суздаль янында Казан татарларына әсир төшүен тасвирлаучы "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен салынган.
"Осторожно, новости" Telegram каналы язуынча, яңа штраф салу карарын Мәскәүнең Тушинский районы мәхкәмәсе чыгарган.
Әгәр 150 мең сум штрафны дини ядкәрләрне мәсхәрәләү турында маддә нигезендә салган булсалар, 20 мең сум штрафка нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә тартканнар.
- Бу сурәтләр урыс милләтчеләренең ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды. Соңрак басым астында Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куйды.
- Бәхәс туганнан соң 2025 елның 17 февралендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.
- Публицист Харун Сидоров Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты, шуңа да көчле басымга дучар булды дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум