Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевның чикләү чарасы карарын үзгәрткән һәм өй сагыннан азат иткән.
Мәүлиевка карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләр кылуны тыю калдырылган. Мэрның адвокатына сылтама белән UTV хәбәр итүенчә, Мәүлиев 6дан 22 сәгатькә кадәр шәһәргә чыга ала. Төнлә ул өйдә булырга тиеш. Шулай ук мэрга интернет куллану тыелган, бары адвокат һәм тикшерүче белән генә элемтәдә тора ала. Әлеге чаралар 28 августка кадәр гамәлдә булачак.
Мәүлиев 28 апрельдә тоткарланды. Соңрак Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аны шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды.
26 июньдә мәхкәмә Мәүлиевны сак астында калдыруны ике айга озайткан иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум