5 июльдә Төркиянең Искешәһәргә якын Госмания татар авылында татарлар Сабан туен бәйрәм итте. Аны Искешәһәрдә урнашкан татар оешмасы уздырды, аларга Госмания авылы караган район хакимияте һәм Төркиядә Татарстанның вәкилчелеге ярдәм иткән.
Бәйрәм якынча мең кешене җыйган. Бу зур сан булып санала. Башлыча бирегә бу авылда туып-үскән яки нәсел тамырлары бу авылга караган кешеләр җыела, алар күпләп Искешәһәрдә көн күрә, шулай ук бәйрәмгә Төркиянең Истанбул, Әнкара, Бурса, Анталья, Конья кебек башка шәһәрләрендә яшәүче татарлар да җыела. Быел да бу шәһәрләдән һәм себертатарлары тарафыннан корылган Бөгределик авылыннан килүчеләр күп булган.
Сабан туе Госмания авылынының паркында узган, аны 1990нче еллар башында бу авыл кешеләре һәм Төркиягә Татарстаннан килеп белем алучы студентлар утыркан. Сабан туе җире Төркия, Татарстан байраклары, татар һәм төрек телләрендәге сәламләү сүзләре белән бизәлгән. Бәйрәм искедән калган гадәт Коръән уку белән башланган. Шулай ук Төркиядә һәр чара "Бәйсезлек маршы"н аягүрә тыңланыла, быел да шулай булган.
Бәйрәм ике телдә барган, татарча өлешен Татарстаннан килүче, "Татар радиосы" ди-джее Зөлфәт Зиннуровка йөкләнсә, төрекчәсен чыгышы белән шушы авылдан булган Әнәс Догу алып барган. Шулай ук Татарстаннан "Сәйяр" фольклор төркеме дә килгән, алар җырлаган да, биегән дә. Алып баручылар Госманиядә бүләк җыю гадәтен дә оештырганнар. Биредә бүләкләр урынына Сабан туе кунаклары түбәтәйгә акча сала.
Искешәһәрдәге татар оешмасы башлыгы Ведат Догу Азатлыкка әйтүенчә, сәхнәне кору, Татарстаннан артистларны китертү эшләрен Татарстан башкара, алар чыгымнарны каплый.
— Ел саен милли бәйрәмне уздырабыз, һәрвакыт Төркиядәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге булыша, Татарстаннан килгән артистлар безнең бәйрәмне бизи. Быел да күңелле булды. Бергәләп уздырабыз бәйрәмне. Чифтчиләр районы хакимияте дә булышты, чатырлар куйды. Быел бәйрәмгә район башлыгы Зөһрә Конакчы килде. Ул чыгышында: "Безнең җирдә татарларның яшәвенә без сөенәбез, алар бердәмлек, тырышлык үрнәге, безнең республикага алар күп файда китерде", дип сөйләде.
Бәйрәмгә килгән һәр кешене әзерләнгән кайнар ризык, чәй, татлылар белән сыйлый алдык. Бу эшне үзебез оештырдык, татарлар үзара акчалар туплады, — дип сөйләде Ведат Догу. — Күпчелек татар гаиләләре биредә сәхрәгә үз ризыкларын пешереп килә, самоварлар белән чәйләр кайнатылар, һәр нәсел, һәр гаилә табын әзерли, кунакларын сыйлый. Бездә бәйрәм шулай корылган. Авылда искедән бәйрәмнәр табынына пәрәмәч, вак бәлеш, чәкчәк, кош телен пешерү гадәте калды. Менә шулар белән янә сыйландык.
Ел саен без Сабан туеның иң шәп ашчысын да сайлыйбыз. Милли ризыкларыбызны иң оста пешерүчене билгелибез. Шөкер, өлкән апаларны яшьләр алмаштыра башлады. Алар кимен куймый. Әниләребез, әбиләребез пешергән ризыкларны саклау мөһим. Безнең татар булып калуның бер нигезе дә шул үзебезнең милли ризыкларыбыз.
Быел балаларның күңелен күрдек, күп уеннар оештырдык, аларны бүләкләргә күмдек. Бер бала да бүләксез китмәде.
Ведат Догу әйтүенчә, Сабан туен Искешәһәрдә уздырырга тәкъдим итүчеләр булган, ләкин бу фикердән кире кайтканнар. Өлкәннәр сүзе җиңде, ди ул, туган авылга кайту, каберләрне зират итүнең бер сәбәбе булып тора Сабантуй, авыл шул бәйрәм белән җанланып кала, туганнар, таныш-белешләр бер-берсе белән күрешеп кала, дип аңлатты ул.
Бәйрәмдә милли ярминкә дә оештырылган, анда калфак, түбәтәйләр, яулыклар, көмештән алка, беләзекләр, милли ризыклар, бүләкләр, татарлар, Татарстан белән бәйле истәлекле бүләкләр сатылган. Сабан туе 11дә башланган, кичкен 5тә тәмамланган.
Сабан туе татарларның аягүрә басып "Туган тел" җырын башкару белән ябылган.
- Госмания – Төркия хакимияте биргән атама, өлкән буын кешеләре авылны үзара Куруһөек дип атый. Салада йөзләп йорт саналса да, күп йортлар буш. Эшсезлек. Кешеләр шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Заманында авылда 500ләп кеше исәпләнгән, хәзер исә даими 20 гаилә яши. Җәйләрен авыл бераз булса да җанлана, Сабан туе бәйрәме аларны туплап тора. Ураза, Корбан гаетләрен дә татарлар туган нигездә бәйрәм итәргә тырыша. Электән калган гадәт.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум