Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада беренче тапкыр узган башкорт җыенында сәяси тоткыннарны да искә алдылар

Капчык белән сугышу
Капчык белән сугышу

Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән. Оештыручылар бу тәҗрибәне киләсе елда да дәвам итәргә җыена.

Американың Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан "Урал" халыкара оешма үткәргән. Бу - оешманың беренче зур чарасы. Оешманың башында торучыларның берсе чыгышы белән Башкортстанның Күмертау якларыннан булган, әлеге вакытта АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Рафис Кунаккулов бу җыенны башыннан ахырына кадәр оештыруда иң актив катнашучыларның берсе. Кунаккулов вакытында Башкорстанда башкорт яшьләрен оештырып йөрүчеләрнең берсе дә. Җыенны оештыру да аның идеясе. Башкорт җыенына бер ел әзерлек барды һәм бу эштә бөтен гаиләм катнашты, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Җыен узган җирдә мәйдан рәткә китерелгән, киртәләр куелган, эскәмияләр, туры һәм авышып торган баганалар куелган, бәдрәфләр урнаштырылган, хәтта мунча өлгертелгән. Махсус бу җыенга Кунаккуловлар гаиләсен башкорт тирмәсен ясаган. Аны башкортча бизәгән. Тирмә тирәли башкортларның җиде ыруының билгеләре, байраклары утыртылган, тирмә эче башкортлар турында белем алу үзәге кебек ясалаган. Эчендә Башкортстанның әлеге һәм иске хариталары урнашкан, ырулар турында мәгълүмат куелган. Һәр кеше үз ыруын табарга уңайлы булсын өчен эшләнде, ди оештыучылар.

Шулай ук биредә ике байрак та урнаштырылган, Зәки Вәлиди игълан иткән беренче республиканың байрагы да, әлеге Башкортстанның байрагы да булган. Шулай ук биредә башкорт шәхесләренең фотолары һәм алар турында мәгълүмат да урнаштырылган. Башкорт шәхесләре арасында әлеге вакытта Русия төрмәсендә утыручы, сәяси тоткын Айрат Дилмөхәммәтов та бар. Ул да искә алынган. Өч көн дәвам иткән җыен "Җиде ыру" дип аталган.

Рафис Кунаккулов
Рафис Кунаккулов


Азатлык башкорт җыены турында аның оештыручысы Рафис Кунаккулов белән сөйләште.

Бер ел әзерләндек моңа

— Рафис әфәнде, Америкада, аеруча Сез яшәгән якларда Сабантуйлар, пикниклар даими узып тора. Анда татарлар да, башкортлар да җыела. Аерым башкорт җыенын оештыру ни өчен кирәк иде, бу халыкларны аеру кебек кабул ителмәдеме?

— Әйе, шөкер, Сабан туе бәйрәмнәр дә, башка чаралар да узып тора. Халык җыела, очраша, күңел ача. Әмма берничә ел күзәтүләремә караганда, бу бәйрәмнәр, бердән, урыслаша, икенчедән, инглизләшә. Телебез югала, балалар үзара гына түгел, әти-әниләре белән инглизчә сөйләшүгә күчеп бара. Икенчедән, безнең бәйрәмнәр күңел ачуга, концерт карауга корылып бетте. Ә тарих, гореф-гадәтләр, дин турында сөйләшүләрне кайда алып барырга? Юк алар. Элек җыеннарда кешеләр үзара сөйләшкән, елга нәтиҗә ясаган, планнар корган, иң мөһиме җыеннарда яшьләр танышкан яки аларны таныштырганнар. Менә бу югалып бетте. Без читтә яшибез, һәр кеше исәптә булса, гаиләләр үзара танышып, бер-берсен белеп яшәсә, хәерлерәк. Алга таба яшьләргә кавышу өчен уңайлы булыр иде.

Мин яшьләрнең үз кешеләренә өйләнешүе яклы. Марҗаларга өйләнеп, испаннарга кияүгә чыгып эреп югалабыз. Безне башка мәдәният йота да куя. Кеше гомеренең азагында балаларының башкорт яки татар телендә бер кәлимә сүз дә әйтә алмаганын күреп, ә кайбер вакытта оныкларының муеннарында тәре тагылганын күреп акылдан шашырлык хәлгә җитә ала. Мин андый очракларны күп күрдем, кешенең милли үзаңы соң да уяна ала һәм гомер азаклары үкенечле була ала күп очракта. Читтәге балалар милли мохиттә үсми, аларга тарихны чукып торырга, гореф-гадәтләрне, телне үз мисалыңда даими күрсәтеп, өйрәтергә кирәк. Кызганыч, барыбызның да моңа көче җитми, теләге табылмый. Бусы бер.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Икенчедән, татарлар, чыннан да, читтә дә активлар. Тиз генә туплаланар, тиз генә нидер эшләп тә куялар. Башкортлар ул яктан сүлпән, аларны тупларга кирәк. Бердән, безгә оешма кирәк дигән фикергә киленде, без төрле илләрдәге башкортлар җыелышып "Урал" дип исемләнгән оешма булдырдык. Бергә җыелышып сөйләшүләр, борынгыдагы кебек башкорт җыенын уздырырга кирәк, дигән фикер яңгырады.

Бер ел әзерләндек моңа. Аллаһ Тәгалә көч тә бирде, юлларны да ачты. Бер башкорт белән таныштым, ә ул бер фермердан җирләр сатып алган, кунакка чакырды. Килсәк, үземне туган авылыма, бабайга кайткан кебек хис иттем. Тау битләре, иркен басулар, ишелеп барган киртәләр, җир кишәрлегендә трактор тора, үлән, бакча… шул рәвешле җыенның урыны да билгеле булды. Улым, егетләр белән килеп без монда ару гына эшләр башкардык. Киртәләр куйдык, Сабан туена кебек баганалар утырттык, эскәмияләр куйдык, душлар урнаштырдык. Хуҗа кеше мунча булдырды, үләннәр чабылды. Авыл кешеләре бит без, кулдан төзелеш эшләре дә килә, күп эшләр башкардык.

Хатыным белән тирмә ясадык, башкортча бизәдек. Эчтәлеген дә үзебез булдырдык, башкорт галимнәре дә мәгълүмат белән булышты. Тирмә безнең башкорт җыенының күрке булды. Бу тирмә белем алу урыны иде. Биредә башкорт тарихы, Салават Юлаев, Кинҗә Арсланов, Караһакал, Зәки Вәлиди, Шәехзада Бабич, Мифтахетдин Акмулла, Айрат Дилмөхәммәтов һәм башкалар турында мәгълүмат бирелде. Килгән кеше, харитага карап, үз туган җирен табып, кайсы ырудан икәнен белә алды. Башкортның 40тан артык ыруы булган чынында, барысы турында яздык. Галимнәр белән киңәшләшеп эшләдем моны. Тамырсыз кеше югала, балалар белеп үссеннәр дип тырыштык.

Көрәш мәйданы
Көрәш мәйданы

Көрәш мәйданы булдырдык. Монда төрле бәйгеләр оештырылды, иң мөһиме такымнар бәйгесен оештырмадык, мәйдан, җыен батырлары, каһарманнары билгеләнде. Иң көчле, иң тиз, иң егерле исемгә көрәшләр булды. Сөлгеләр белән көрәш тә булды. Җыенда элек тә аерым батырларны барлау булган. Без дә шул гадәткә нигезләнеп бәйгеләр оештырдык. Һәр кеше кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Кешеләр чатырлырда кунды. Азан белән уяндык, җомга намазларында вәгазь дә укылды, бергәләп намаз да укылды. Ризык хәләл булды, Корбан Гаетенә чалынган ике сарык шушында кереп китте.

Ә катнашучыларга килгәндә, бары тик башкортлар гына килсен дигән оран салу булмады. Америкада катнаш татар-башкорт, башкорт-кыргыз яки үзбәк гаиләләр дә бар. Кем тели, шулар килде. Арабызда татарлар да, кыргызлар да, үзбәкләр дә булды. Алар башкорт мәдәнияте, гадәтләре белән танышты, күрде.

— Гадәттә кешеләр, Русиядән читтә яшәсәләр дә, сәясәттән уттан кебек курка. Сезнең тирмәдә сәяси тоткын, озак еллар дәвамында Русия төрмәсендә утырган Айрат Дилмөхәммәтов искә алынган. Башка сәяси тоткыннар турында сөйләшүләр булдымы?

—Айрат Дилмөхәммәтовны мин 1990нчы еллардан беләм һәм бу кеше үз фикерләре, позиция өчен иза чигә. Чын башкорт көрәшчесе. Аңа карата кылынган золымнан, гаделсезлектән йөрәгем сызлый. Айрат турында язмыйча булдыра алмадым. Безнең башкорт җыены нәкъ аның туган көненә туры килде, төшке аш вакытында мин аны искә алдым, бераз аның кем булганы хакында сөйләдем. Ә болай аерым ниндидер сәяси вакыйгалар турында сөйләшү, лекцияләр булмады. Кешеләр үзара милләт торышы турында фикер тоткандыр дип уйлыйм.

АКШта башкорт җыены узды

Җыенга әзерлек бер ел барган. Махсус тирмә дә ясаганнар.
1/25 Җыенга әзерлек бер ел барган. Махсус тирмә дә ясаганнар.
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Рафис Кунаккулов хатыны һәм оныгы белән тирмә эчендә
2/25 Рафис Кунаккулов хатыны һәм оныгы белән тирмә эчендә
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Җыенга башкорт бәлеше әзерләнгән
3/25 Җыенга башкорт бәлеше әзерләнгән
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Чарада катнашучыларга төрле бүләкләр бирелгән. Әлеге футболкага "Көчле атай" дип язылган
4/25 Чарада катнашучыларга төрле бүләкләр бирелгән. Әлеге футболкага "Көчле атай" дип язылган
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Чүлмәк вату
5/25 Чүлмәк вату
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Кунаклар ял итә
6/25 Кунаклар ял итә
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Ярышларда катнашучылар
7/25 Ярышларда катнашучылар
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар капчык белән сугыша
8/25 Балалар капчык белән сугыша
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар төзелеп утырып ярышларны күзәтә
9/25 Балалар төзелеп утырып ярышларны күзәтә
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар Сабантуйдагы кебек кашыкка йомырка куеп йөгерә
10/25 Балалар Сабантуйдагы кебек кашыкка йомырка куеп йөгерә
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Җыенга милли киемнән килгән кыз ярышта катнаша
11/25 Җыенга милли киемнән килгән кыз ярышта катнаша
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Капчык белән сугышта катнашучының капчыгы төшеп китте
12/25 Капчык белән сугышта катнашучының капчыгы төшеп китте
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар аркан тарта
13/25 Балалар аркан тарта
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Көрәш өчен мәйдан булдырылган
14/25 Көрәш өчен мәйдан булдырылган
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Кичке аш вакытында сөйләшүләр
15/25 Кичке аш вакытында сөйләшүләр
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар да көрәшә
16/25 Балалар да көрәшә
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Өч көн дәвам иткән чарага 60тар артык кеше килгән. Кайберләре истәлеккә фотога төшкән
17/25 Өч көн дәвам иткән чарага 60тар артык кеше килгән. Кайберләре истәлеккә фотога төшкән
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Гер күтәрү бәйгесе дә оештырылды
18/25 Гер күтәрү бәйгесе дә оештырылды
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Дуслык җиңде
19/25 Дуслык җиңде
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Уктан ату ярышы
20/25 Уктан ату ярышы
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Җиңүчеләрне котлау
21/25 Җиңүчеләрне котлау
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Балалар да бәйгеләрдә олылардан калышмады
22/25 Балалар да бәйгеләрдә олылардан калышмады
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Көрәш
23/25 Көрәш
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Җыенга килүчеләр баганага менү бәйгесендә дә бик теләп катнашты
24/25 Җыенга килүчеләр баганага менү бәйгесендә дә бик теләп катнашты
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Җыенда катнашучыларга бүләкләр әзерләнгән иде
25/25 Җыенда катнашучыларга бүләкләр әзерләнгән иде
АКШның Пенсильвания штатында башкортлар беренче тапкыр җыен уздырды. Аны бер ел елек оешкан «Урал» халыкара оешма үткәргән. Өч көн дәвам иткән җыенга 60тан артык кеше килгән.
Previous slide
Next slide

—Бу башкорт җыенын оештыру чыгымнарын кем күтәрде, җыенда катнашу түләүле идеме?

—Һәр өлкән кешегә керү 70 доллар дип куйдык, бу зур акча түгел. Катнашучылар саны 60тан артык иде, әлбәттә, мин күбрәк кеше килер дип уйлаган идем, әмма беренче башкорт җыены өчен бу начар күрсәткеч түгел. Җыенның чыгымнары күпкә күбрәк булды, әлбәттә. Бер ел дәвамында җирне әзерләү, төзелеш эшләрен башкару көч тә, вакыт та, акча да таләп итте. Әмма бу чыгымнарны минем һәм улымның гаиләләре күтәрде. Теләктәшлек күрсәткәнгә аларга рәхмәт. Әлбәттә, мин тулысынча канәгать түгелмен. Киләсе елларга аның эчтәлеген дә җитдирәк уйлап бетерәсе бар. Әмма гомум алганда, ерып чыктык, балалар башкортның җыены нинди булганын күрделәр.

Мунча нинди булырга тиешле, башкорт тирмәсе, башкорт бизәкләре белән таныштырлар. Әле кечкенә трактор арбасына утыртып балаларны йөрттек, күңелләрен күрдек. Нәкъ үзебезнең авылдагы кебек булды бу җыен. Әгәр балалар моны кайчандыр сагынып искә алсалар, без инде максатка ирешкән булырбыз. Әмма иң зур максатым - аларның тамырларының белеп үсүләре һәм башкортны тапмасалар, үзебезгә якын татарлар белән гаилә корсыннар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG