Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама районына дроннар һөҗүм итте: зыян күрүчеләр бар

Түбән Кама. Supernova+ фотосы
Түбән Кама. Supernova+ фотосы

Тукай районында дрон шәхси йотка эләккән

Татарстанда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Кама һәм Тукай районнарында җәрәхәтләнүчеләр бар. Шулай ук Түбән Камадагы аерым ширкәтләргә зыян килгән. Бу хакта Татарстан рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама район башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында язуынча, зыян күрүчеләр җиңел җәрәхәтләр алган. Тукай районында дрон шәхси торак йортка һөҗүм иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән.

Рәсмиләр кайсы ширкәтләргә зыян килгәнлеге һәм зыянның никадәр җитди булуы әлегә ачыкламый.

"Вазгыять тулысынча контрольдә. Барлык хезмәтләр дә килешеп эшли һәм халыкның иминлеген тәэмин итү, шулай ук корылмалар эшчәнлеген торгызу өчен кирәкле барлык чараларны күрә", дип язган Беляев.

ASTRA бүген иртән Түбән Каманың сәнәгать зонасында янгын чыгуы турында хәбәр итте. Анда "ТАИФ-НК" җәмгыяте һәм "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылмасы урнашкан. Басманың OSINT-аналитигы һөҗүмнең "ТАИФ-НК" ширкәтенә ясалган булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Түбән Каманың сәнәгать зонасына һөҗүмнәр элек тә ясалды. 12 июньдә ASTRAның OSINT-аналитигы "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводына һөҗүм булуын раслады. Шул ук көнне Украина кораллы көчләре баш штабы Түбән Камадагы "ТАНЕКО" нефть эшкәртү ширкәтенә һәм аның күршесендәге "ТАИФ-НК" акционерлык җәмгыятенә дә һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте.

Һөҗүмнәрдән соң Түбән Кама халкы ягулык алу өчен ягулык салу станцияләре (АЗС) янында чиратларга тезелде. Икенче көнне Татарстан хакимияте нефть эшкәртү корылмасына һөҗүмнән соң ягулык белән тәэмин итүдә проблемнар барлыгын таныды. 16 июньдә Татарстандагы "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының эшен вакытлыча туктатуы мәгълүм булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG