Уфаның Киров район мәхкәмәсе 67 яшьлек "Ак тамыр" оешмасы җитәкчесе Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган. "7х7 — Горизонтальная Россия" басмасы хәбәр итүенчә, Агишев рөхсәт ителмәгән чара уздыруда гаепле дип табылган.
Беркетмәне 3 июльдә биш кеше катнашында республика мәгариф министрлыгына каршы һәм башкорт мәктәпләрендә милли белем бирүне торгызуга чакырып язылган шигарьләр белән чыккан пикет өчен төзегәннәр.
Агишев гаебен танымаган һәм ялгыз пикетта торуын белдергән.
2018 елны "Ак тамыр" оешмасы Башкортстанның мәгариф министрлыгын мәхкәмәгә бирергә теләде, ләкин аларның гаризалары төрле сәбәпләр белән кире кагылды. "Ак тамыр" оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев Азатлыкка мәхкәмәләшү авырлыклары турында сөйләгән иде.
"Ак тамы" үзәге 1994 елдан бирле эшләп килә. Ул милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу, шулай ук башкорт телен мәҗбүри өйрәнү яклы чыгыш ясый.
2026 елның мартында үзәк Уфадагы урамга Владимир Жириновский исемен бирмәскә чакырган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум