Гөлнур Хөсәенова улы, сәяси тоткын, галим Азат Мифтахов белән Харп колониясендә очраша алган. Мифтаховны котып артындагы төрмәгә күчергәннән соң бу - аларның беренче күрешүе булган. Тоткынның әнисе Харптагы ИК-18 колониясендә улы белән очрашуы турында үзенең социаль челтәрендә сөйләде.
"Улым Азат Мифтахов яныннан кайтып киләм. Рәхәтрәк булып китте – ниһаять, Азатны күрдем. Ул безнең очрашуга шат булды. Минем белән Азатның хатыны да барды. Дүрт сәгатьлек очрашу бер мизгелдәй үтеп китте. Азат: "Артымда зур көч тоям, бу минем өчен терәк, хәзер бу дөньяда миңа бернәрсә дә куркыныч түгел!" – диде. Улымны күреп, күңелем тынычланып кайтып киләм. Элегрәк булган очрашуларны искә алам, алар белән чагыштырганда, Азат көчлерәк булып күренде, көр тавышлы иде", дип язган Гөлнур Хөсәенова.
Ул шулай ук Азатка ярдәм иткән, аңа хатлар язган һәм аңа дөньяда булган вакыйгалар турында хәбәр итеп торган һәркемгә рәхмәт белдергән.
Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган. Мәхкәмә бу гаепләүләрне кире какты.
Активистлар татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорадылар.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.
Форум