Башкортстан эшмәкәре Камил Сираҗетдинов Башкортстан белән Татарстан чигендәге Иске Янегет һәм Актаныш авыллары арасында Агыйдел елгасы аша күпер төзү өчен акча җыя башлавын игълан иткән.
Җирле халык дистә еллар буе елганың ике яры арасында паром белән яки кышын боз өстеннән йөри.
UTV язуынча, түрәләр күпер төзелешенә бюджетта акча булмавын әйткән. Шуннан соң Сираҗетдинов акчаны үзе җыярга булган һәм социаль челтәрләр аша инвесторларга, ширкәтләргә мөрәҗәгать иткән.
Хәзер ул техник-икътисади нигезләмә әзерләү өчен 3,5 миллион сум акча җыя. Теләгән һәркем кимендә биш мең сум иганә кертә ала.
Башкортстанда авыл халкының акча җыеп, күпер салу, юллар төзекләндерүнең бу беренче очрагы гына түгел. 2024 елда Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Шулай ук Баймак районы Темәс авылына керү юлындагы ярымҗимерек күперне авыл ирләре үзләре ремонтлап куйган. Акчаны да бөтен авыл белән җыйганнар.
Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышында катнашучы сугышчыларны һәм аларның гаиләләрен яклауга Башкортстан 2026 елда бюджеттан якынча 25 миллиард сум бүлде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.
Форум