Татарстанның ТНВ дәүләт телеканалын гамәлгә куючы "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә карата Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ эш кузгатылган. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе сайтындагы эшкә Idel.Реалии игътибар иткән.
Бу маддә нацист атрибутикасын яки экстремист дип танылган оешма символикасын пропагандалау йә ачык күрсәтү өчен җаваплылыкны күздә тота.
Эш мәхкәмәгә бүген иртән килеп ирешкән. Административ эшнең нәрсә сәбәпле ачылуы әлегә билгесез. Утырыш көне дә әле билгеләнмәгән.
20.3 маддәнең 1нче өлеше нигезендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә 10 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яный.
- "Яңа Гасыр" – Татарстанда татар видеоконтентын җитештерүче иң зур платформа. Ул 2002 елдан бирле эшли. Телерадиоширкәткә ТНВ Татарстан, татар телендә сөйләүче һәм иярчен аша тапшырылучы ТНВ Планета, балалар өчен ШаянТВ, "Болгар" радиосы керә.
- 2024 ел башына "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе акцияләренең 51,58%-ы ТАИФ җәмгыятенә караган, ә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 48,42 процент акциягә ия булган. Бу хакта "Реальное время" басмасы язган.
- 2024 елның июненнән башлап "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең контроль акцияләр пакеты Татарстан контроленә күчкән.
- 2026 елда Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп бирелгән. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум