Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның ТНВ телеканалына ясалма фәһем тудырган салават күпере төсендәге байрак күренгән видео өчен административ эш ачылган

Татарстанның ТНВ телеканалына ясалма фәһем тудырган салават күпере төсендәге байрак күренгән видео өчен беркетмә төзелгән. Бу хакта Mash Iptash Телеграм каналы хәбәр итә.

Видео 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә чыккан. Анда ясалма фәһем ярдәмендә тудырылган алып баручы Әминә Юнысова һава торышы турында сөйли, экранда туңдырма киоскы янында торучы балалар күренә. Шул вакытта киоск киштәсендә салават күпере төсләрендәге байрак та күренә. Русия хакимияте аны "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дип атаган, әмма чынлыкта рәсми теркәлгән оешма булмаган берләшмәнең символикасы дип саный.
Mash Iptash язуынча, бу видео инде ТНВ телеканалының социаль челтәрендәге сәхифәләреннән бетерелгән.

Idel.Реалии мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына сылтанып язуынча, эшне карау 3 августка билгеләнгән.

Элегрәк "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә карата Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ эш кузгатылганы турында язган идек. Бу маддә нацист атрибутикасын яки экстремист дип танылган оешма символикасын пропагандалау йә ачык күрсәтү өчен җаваплылыкны күздә тота.

  • "Яңа Гасыр" – Татарстанда татар видеоконтентын җитештерүче иң зур платформа. Ул 2002 елдан бирле эшли. Телерадиоширкәткә ТНВ Татарстан, татар телендә сөйләүче һәм иярчен аша тапшырылучы ТНВ Планета, балалар өчен ШаянТВ, "Болгар" радиосы керә.
  • 2024 ел башына "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе акцияләренең 51,58%-ы ТАИФ җәмгыятенә караган, ә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 48,42 процент акциягә ия булган. Бу хакта "Реальное время" басмасы язган.
  • 2024 елның июненнән башлап "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең контроль акцияләр пакеты Татарстан контроленә күчкән.
  • 2026 елда Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп бирелгән. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG