Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышның нәтиҗәсе: Русиядә ягулык кризисы тирәнәя

Мәскәүдә ягулык салу станциясендә чират
Мәскәүдә ягулык салу станциясендә чират

Татарстанда ягулык белән бәйле вазгыятьне күзәтү өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән штаб төзелде. Штабка ягулык салу станцияләрендә ягулык булуын контрольдә тоту, бәяләрнең нигезсез күтәрелү очракларын тикшерү, җәмәгать транспортының, ашыгыч хезмәтләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез ягулык белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Әлеге хәбәрнең җомга кич барлык диярлек "Татмедиа" басмаларында таралуы ягулык өлкәсендә вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен торуын күрсәтә.

Татарстан белән Башкортстанда соңгы атналарда АЗСларда чиратлар пәйда булды, бәяләр күтәрелде, хәтта литры 130-150 сумга җитте, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнар арту турында сөйли һәм уңыш җыю вакытында хакимияттән ярдәм көтүен әйтә.

Татарстанда халыкның бензинга сәгатьләрчә чиратта торуы турында видеоларны социаль челтәрләрдә көн саен күрергә була. Башкортстанда исә ягулык салу станцияләрендәге киеренкелек хәтта низагларга да китерде. Уфа районындагы ягулык салу станцияләренең берсендә кешеләр арасында сугыш чыкты, вакыйга барышында бер кеше хәтта күз яше чыгара торган газ кулланды. Бу гына да түгел Русиядә бензинга чират торганда үлүчеләр дә бар. Пермь өлкәсе Лысьвада 80 яшьлек ир ягулык салу станциясендә чират торганда вафат булды. Бу хакта "Искра" җирлк басмасына сылтама белән 59.ru хәбәр итте. Ирнең 14 июльдә кич бензинга чират торганда хәле начарлана. Беренчел мәгълүматларга күрә, ирнең йөрәге тоткан.

Аңа кадәр, 30 июндә Петрозаводски янындагы Лососински шоссесы заправкасы янында 75 яшьлек ир кеше ягулык салырга чират торганда вафат булган иде.

Халык бензин алырга дип таңнан ук ягулык салу станциясенә килә. Хәтта Казанда ягулык салу чиратындагы урыннарны сата башлаганнар. Шулай ук акчага ягулык салучылар да барлыкка килгән. Мәсьәлән бер йөртүче дүрт мең сумга сезнең машинаны алып, дүрт сәгать чират торырга һәм аны тулы бар белән кире кайтарырга әзер. 116.ру язуынча, һәр өстәмә сәгать өчен тагын 500 сум түләргә кирәк. Такси йөртүчеләр дә бу хәлдән файдалана башлаган. Алар хезмәттәшләренә чираттагы җиденче урынны 1,5 мең сумга тәкъдим итә.

Кризис ничек туды?

Русиядә бензин кризисының төп сәбәбе — Украина дроннарының Русия нефть эшкәртү инфраструктурасына һөҗүмнәре. Русия Украинага каршы башлаган баскын сугышка җавап итеп дроннар белән һөҗүм итә.

Дистәләрчә процент эшкәртү куәтләренең вакытлыча сафтан чыгуы эчке базарда ягулык җитешмәүгә, бәяләр артуга һәм икътисадның төрле тармакларына басым көчәюгә китерә. Әгәр һөҗүмнәр дәвам итсә һәм яңадан төзекләндерү темпы җитәрлек булмаса, кризис нәтиҗәләре ел ахырына кадәр дә сакланырга мөмкин, ди белгечләр.

Башта хакимият вәкилләре проблемны сезон факторлары — ял чоры һәм урып-җыю эшләре белән аңлатса, хәзер инде нефть эшкәртү ширкәтләренә (НПЗ) һөҗүмнәр дә ягулык җитешмәүнең мөһим сәбәпләренең берсе буларак телгә алына.

Forbes мәгълүматларынча, Украина Русия нефть эшкәртү ширкәтләренә һөҗүмнәрне 2023 ел ахырында көчәйтә башлады. 2025 ел уртасына бу һөҗүмнәр шул дәрәҗәгә җитте ки, алар бөтен Русиядә ягулык кытлыгына йогынты ясый башлады.

Reuters хәбәр иткәнчә, узган ел август ахырына Украина Русиянең нефть эшкәртү куәтләренең кимендә 17 процентын сафтан чыгаруга ирешкән. The Economist исә бу күрсәткечне 20 процентка якын дип бәяләде.

Узган ел 18 сентябрьдә Башкортстандагы "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә беренче һөҗүмнән соң Business Insider Украина иминлек хезмәтендәге (СБУ) чыганак сүзләрен китергән иде. Ул Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә даими һөҗүмнәр ярдәмендә СБУ Русиянең хәрби бюджетына нефть керемнәре агымын киметергә омтыла дип белдергән. СБУдагы әлеге чыганак сүзләренчә, Русиянең һәр нефть эшкәртү корылмасына ясалган һөҗүм "агрессорның Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлеген киметә". Ягъни һәрбер һөҗүм Русиянең хәрби мөмкинлекләренә турыдан-туры тәэсир итә, ә эчке ягулык базарында киеренкелек тудыра.

Нефть-газ аналитигы Борис Аронштейн фикеренчә дә, хәзерге кризисның төп чыганагы — Украина дроннарының Русия ягулык инфраструктурасына системлы һөҗүмнәре.

"Элек һөҗүмнәр берничә корылмага гына кагыла иде. Хәзер исә алар дулкын-дулкын булып бара. Беренче һөҗүмнән соң төзекләндерергә өлгермәгән ширкәтләр яңадан һөҗүм астында кала. Шуңа күрә кризис системлы характер ала", диде ул "Настоящее время" каналына.

Аронштейн әйтүенчә, проблемның икенче ягы — Русиянең ягулык инфраструктурасының тигез бүленмәве.

"Русиядәге якынча 38 зур нефть эшкәртү ширкәтләренең күпчелеге илнең Европа өлешендә урнашкан. Шуңа күрә берничә эре предприятие сафтан чыккач, логистика системы да авырлаша", ди эксперт.

Аның сүзләренчә, үз нефть продуктларын җитештергән һәр дәүләт өчен эшкәртү куәтләренең 40 проценты сафтан чыгу критик дәрәҗә булып санала.

Татарстандагы сәнәгать зоналарына да һөҗүмнәр әледән-әле ясалып тора, аеруча да нефть эшкәртү корылмалары урнашкан район-шәһәрләргә. 12 июньдә ASTRAның OSINT-аналитигы "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводына һөҗүм булуын раслады. Шул ук көнне Украина кораллы көчләре баш штабы Түбән Камадагы "ТАНЕКО" нефть эшкәртү ширкәтенә һәм аның күршесендәге "ТАИФ-НК" акционерлык җәмгыятенә дә һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте.

Һөҗүмнәрдән соң Түбән Кама халкы ягулык алу өчен ягулык салу станцияләре (АЗС) янында чиратларга тезелде. Икенче көнне Татарстан хакимияте нефть эшкәртү корылмасына һөҗүмнән соң ягулык белән тәэмин итүдә проблемнар барлыгын таныды. 16 июньдә Татарстандагы "Татнефть"нең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының эшен вакытлыча туктатуы мәгълүм булды.

Озак та үтмәде - 8 июль көнне "ТАИФ-НК" ширкәтенә тагын дроннар һөҗүм итте. Һәм инде нәтиҗәләре гади халык өчен шунда ук сизелә башлады. Росстат мәгълүматларынча, 7–13 июль аралыгында республикада барлык төр ягулык кыйммәтләнгән. Иң зур үсеш АИ-98: аның бәясе бер атна эчендә 4,53 сумга күтәрелеп, литры 98,40 сумга җиткән. АИ-92, АИ-95 һәм дизель дә кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта уртача бензин бәясе республикада литрына 71,34 сум тәшкил иткән.

Ягулык кризисы авыл хуҗалыгына да җитди куркыныч тудыра. Тукай районы фермерлары берлеге рәисе Миңталип Минеханов сүзләренчә, соңгы вакытта дизель ягулыгы бәясе ике тапкыр диярлек арткан.

Фермерлар республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә конкрет карарлар кабул ителмәгән. Ягулык бәясе арту азык-төлекнең дә үзкыйммәтен күтәрә. Әмма җитештерүчеләр бәяләрне чиксез күтәрә алмый, чөнки сатып алучыны югалту куркынычы бар.

Ягулык җитешмәве инде мәдәни чараларга да йогынты ясый башлады. Болгарда узарга тиешле "Мечтатели" һава шарлары фестивале ягулык белән бәйле проблемнар аркасында кичектерелде. Оештыручылар күп кенә кешеләрнең фестивальгә килеп җитә алмаячагы турында хәбәрләр алуын әйтте.

Борис Аронштейн фикеренчә, әгәр дрон һөҗүмнәре кимемәсә, нефть эшкәртү ширкәтләрен торгызу берничә айга сузылырга мөмкин. Гадәти шартларда кайбер зыянны өч көндә бетереп булса, хәзер бу процесс өч айдан алып алты айга кадәр дәвам итә ала дип саный ул.

Сәясәт белгече Илья Гращенков "Вечерняя Казань"га хәзер хакимиятнең өч төп чара куллануын әйтә: өстәмә ягулык китерү, бәяләрне күтәрү һәм дефицитны административ юл белән бүлү.

Аның фикеренчә, иң мөһим үзгәреш — хакимиятләрнең кризисның төп сәбәбен таный башлавы.

Әлбәттә төп сәбәп Русиянең Украинага каршы бишенче ел алып барган баскын сугышы. Украина дроннары җавап буларак инде Русия төбәкләре эченә күбрәк үтеп керә. Bloomberg исәпләвенчә, май аенда Украина һөҗүмнәре Русиянең иң зур ун нефть эшкәртү ширкәтенең кимендә сигезенә кагылган, ә июньдә – алтысына. Нәтиҗәдә, нефть эшкәртү күләме соңгы 16 елдагы иң түбән дәрәҗәләрнең берсенә төшкән: майда ул тәүлегенә 4,58 миллион мичкә, ә июнь ахырында 4,28 миллион мичкә тәшкил иткән.

Reuters агентлыгы тармактагы чыганакларга сылтанып хәбәр иткәнчә, 15–21 июнь аралыгында Русиядә бензин җитештерү күләме 2025 елның июнь уртача күрсәткече белән чагыштырганда якынча 25 процентка кимегән. Моңа кадәр үк Русия Энергетика министрлыгы Украина дроннарының ягулык-энергетика комплексы корылмаларына һөҗүмнәре аркасында илнең көньяк төбәкләрендә ягулык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуын таныган иде.

Татарстан өчен бу тенденцияләр аеруча әһәмиятле. Республика икътисады транспортка, нефть химиясе сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгына нык бәйләнгән. Шуңа күрә Русия күләмендә ягулык җитештерүнең кимүе һәм нефть эшкәртү ширкәтләренең сафтан чыгуы Татарстанда да бәяләр артуга, логистика чыгымнары үсүгә һәм икътисади активлыкның акрынаюына китерергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG