Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Русия гаскәрендә хезмәт итүдән баш тартып качкан Даниил Мөхәммәтовны яклап пикет узды

Пикетта катнашучылар. Сулдан дүртенче чараны оештыручы Андрей Демидов. Рамил Ваһапов фотосы
Пикетта катнашучылар. Сулдан дүртенче чараны оештыручы Андрей Демидов. Рамил Ваһапов фотосы

Тумышы белән Башкортстаннан булган Мөхәммәтовка депортация яный. Ул Русиягә җибәрелсә, аны төрмә көтә.

17 июльдә Парижның Сан Августин мәйданында Русия гаскәрендә хезмәт итүдән баш тартып, чит илгә качкан Даниил Мөхәммәтовны яклап пикет оештырылды. Аның оештыручысы - активист Андрей Демидов. Пикетта егермедән артык кеше катнашкан, шул исәптән Бөтентатар иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев тә, башкорт активисты Рамил Ваһапов та пикетка шигар тотып чыккан.

Зәкиев "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Бахром Хамроевка теләктәшлек белдергән. Шулай ук пикетка Франция депутаты M.Jerome Legavre да килгән.

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар


Пикетка чыгучы активистлар Франция хакимиятләренә Даниил Мөхәммәтовка сәяси сыену бирү мәсьәләсе Литвада түгел, ә Франциядә каралуын, аны Франциядә калдыруларын сорады.

— Кызганычка, Даниил, Русиядә гаскәригә рәсми чакырылу була торып, канун нигезендә илдән китә алмаган, аңа качарга туры килгән. Литваның җирендә сикереп төшеп калган, шуның нигезендә аңа җинаять эше ачылган. Сәяси сыену ала алмаган ул. Хәзер бу мөмкин дә түгел. Ул Финляндия аша Франциягә килә алган. Хәзер аңа депортация яный. Литвага кайтарылса, аны төрмә көтә һәм аны Русиягә җибәрергә мөмкиннәр. Русиядә төрмәгә ябулары көн кебек ачык. Франция хакимиятеннән Даниилны депортацияләмәүне сорыйбыз, халыкара каналлар аша, килеп туган шартларны исәпкә алып, Литва хакимиятләре белән сөйләшеп, Даниилның сәяси сыену эше Франциядә каралуын сорыйбыз, — ди активистлар.

Әлеге вакытта Даниил Страстбургта, ул үзен имин җирдә дип әйтә. Ул аңа теләктәшлек белдерүче, пикетка чыгучы һәр кешегә рәхмәтләремне белдерәм, дигән. Аның сүзләренә караганда, ул Франция хакимиятләре гадел карар чыгарыр, аны депортацияләмәсләр дип ышана.

"Гаделсез карар булса, мине Литва хакимиятләренең Русиягә җибәрү ихтималы зур", дигән ул активистларга.

  • Франция хакимиятләре Башкортстанда туган 22 яшьлек Даниил Мөхәммәтовны илдән чыгару турында карар кабул итте.
  • Ул 2025 елның җәендә гаскәргә чакырылудан качарга теләп, "Адлер-Калининград" маршруты белән барган поездан Литва җирендә сикереп төшкән. Соңрак Финляндия аша Франциягә китә алган һәм анда сәяси сыену сораган. Әмма Франция хакимиятләре карары нигезендә, Мөхәммәтов Литвага депортацияләнергә тиеш. Мөхәммәтов сүзләренчә, ул анда эзләүдә тора. Качак Литва хакимиятләренең аны үз чиратында Русиягә чыгарып җибәрүеннән курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG