Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районының Пашат һәм Семочки (Пошатово һәм Семеновка) авылларындагы "кызыл террор" фаҗигасенә быел 107 ел тулды.
1919 елның 13-14 гыйнварында крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәргән татар авылларында яшәүчеләр чекистлар отряды тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, төрле тикшеренүләргә күрә, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелгән.
Корбаннар исеме кара таштан ясалган кабер ташына уеп язылган.
Җирле халык әлеге фаҗигале вакыйгалар турында истәлекне буыннан-буынга тапшырып килә. Быел чараны инде 16 мәртәбә уздырдылар.
Хәтер көне Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов җитәкчелегендәге вәкиллек катнашында үткәрелде.
"Ике авыл мәхәлләсе халкы үз мәчетләреннән тәкъбир әйтеп, һәйкәл янында күрешә. Биредә Коръән укып, аны мәрхүмнәр рухына багышлап бергәләп дога кылалар, имамнар вәгазь сөйли. Чараның максаты - мондый канлы вакыйгалар кабатланырга тиеш түгеллекне даими искәртеп тору", диелә ДУМ РФ татарча Telegram каналы хәбәрендә.
Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизов, "Татар авылы фаҗигасе" дип аталган китабында болай яза:
"1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.
Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.
Болар барысы да Семочки-Пашат кешеләрен үтә авыр мораль-психологик һәм сәяси-әхлакый сынауларга дучар иткән.
1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның мораль-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган.
Аларның икенче чарасы, халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була. Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре баш күтәрә."
90нчы елларда "кызыл террор" корбаннары дин өчен зыян күрүчеләр сафына күчерелә, ә аларның каберләре дини табыну урынына әверелә. 1999 елның 19 июнендә каберлеккә 50 корбанның исеме язылган мәрмәр стела куела. Ә 2004 елның 27 июлендә зиратка кереш алдында "Шәһитләр кабере" дип аталган мемориаль комплекс ачыла, ул меценат Фаиз Гыйльманов акчасына төзелгән. Бүгенге чарада аңа бу изге гамәле өчен тагын бер кат рәхмәт әйтелде.
Атып үтерелгән крестьяннарның токымнары безгә сөйләвенчә, узган гасыр башында Семочки авылында бик тырыш халык яшәгән, аларның йортлары, хуҗалыклары бай булган. Шәһәрләрдә ачлык башлангач, хакимиятләр крестьяннардан ашлык һәм мал-туарны алырга дигән карар кабул итә. Азык-төлек отрядлары төзелә, алар бу боерыкны үти башлый. Җирле халык моңа каршы чыга.
Хәтер көнендә әлеге вакыйгалар искә алынды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум