Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон Казандагы КНИТУ-КАИ университетын АКШ милли иминлегенә куркыныч дип таныды

КАИның 5нче бинасы, Gradmir фотосы, Creative Commons лицензиясе
КАИның 5нче бинасы, Gradmir фотосы, Creative Commons лицензиясе

Теге яки бу уку йортының исемлеккә нәкъ ни өчен кертелүе хәбәр ителми.

АКШ Доналд Трамп карары белән ул хәзер Сугыш министрлыгы дип атала "шикле эшчәнлек" алып барган һәм АКШ милли иминлегенә куркыныч тудырган чит ил белем бирү йортларының яңартылган исемлеген бастырып чыгарды. Исемлеккә Кытай, Русия һәм Иранда урнашкан 130 академик һәм тикшеренү оешмасы эләккән, дип яза "Настоящее время" телеканалы.

Исемлеккә Казандагы Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) да кертелгән.

— Америка тикшеренүчеләренә, академик оешмаларга һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итүчеләргә бу исемлектәге теләсә кайсы оешма белән хезмәттәшлек, финанслау яки мәгълүмат алмашу мәсьәләләрен караганда гаять сак булырга киңәш ителә, — дип әйтелә Пентагон сайтында.

Моннан тыш исемлеккә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ), Югары икътисад мәктәбе, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү авиация институты, Курчатов институты, Сколково институты – Русиянең барлыгы 33 белем бирү һәм фән оешмасы – кертелгән. .

Теге яки бу уку йортының исемлеккә нәкъ ни өчен кертелүе хәбәр ителми.

  • Казан авиация институты (КАИ) 1932 елда Казан университетының аэродинамика бүлеге нигезендә авиация институты буларак ачыла. 1945 елда монда илдә беренче реактив моторлар кафедрасы эшли башлый, 1973 елда институтка совет конструкторы Андрей Туполев исеме бирелә, ә 2009 елда уку йорты милли тикшеренү университеты статусын һәм хәзерге исемен ала.
  • КНИТУ-КАИ – Казанның иң зур техник югары уку йорты, анда 15 меңгә якын студент укый; университет авиатөзелеш, моторлар, радиоэлектроника, мәгълүмат технологияләре белгечләрен әзерли.
  • Университет Русиянең хәрби-сәнәгать комплексы белән турыдан-туры бәйле. Аның рәсми стратегик партнерлары арасында – "Ростех" дәүләт корпорациясе, Казан боралак корылмасы, Горбунов исемендәге Казан авиация корылмасы һәм "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе. Горбунов корылмасы Русиянең Ту-160 стратегик һөҗүм итүче очкычларын җитештерә. Казан боралак корылмасы исә Русия гаскәре куллана торган Ми-8/Ми-17 боралакларын чыгара.
  • Моннан тыш, университетта хәрби укыту үзәге эшли. Рәсми сайтта әйтелгәнчә, анда Русия кораллы көчләренең элемтә гаскәрләре һәм танк гаскәрләре идарәләре өчен запастагы офицерлар әзерләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG