Русия Украинага каршы алып барган сугышта Башкортстан белән Татарстаннан кимендә 20 мең хәрби үлгән. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
27 июльгә исемлектә ике республикадан 20 016 исем бар. Хисапка үлемнәре расланган кешеләр исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат кертелә. Бу журналистларыбыз таба алган исемнәр генә, хакимият тарафыннан рәсми югалту саннары аталмагач, бу эшне медиа һәм бәйсез күзәтүчеләр башкарырга мәҗбүр.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Бүгенге көнгә безгә Башкортстаннан – 10 549 үлгән сугышчы, Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле.
Әлеге үлемнәр нәрсә аңлата? Бу юлы без үлемнәр санын реаль күрсәткечләр белән чагыштырырга булдык.
Ике сәгатькә – бер үлем
Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Бүген ул инде 1615 көн дәвам итә. Үлемнәр санын бу вакытка бүлгәндә, Сүз уртача саннар турында бара күренә:
- Һәр 1 сәгать 56 минутта – сугышта Башкортстан белән Татарстаннан 1 кеше үлә
- 1615нең һәр көнендә – көненә уртача Уртача күрсәткеч – 12,4 кеше үлә
- Һәр атна – уртача 87 кеше үлә
- Аена – уртача 372 сугышчы үлә
Сугышта Баулы, Дәүләкән яки Әгерҗе кебек шәһәрләр "юкка чыккан"
Бер караганда, 20 мең кеше зур сан булып күренми. Әмма аны конкрет шәһәрләр зурлыгына күчерсәң, бу сан эчендә нәрсә ятканы аңлашыла. 20 мең бу якынча түбәндәге шәһәрләр Саннар 2021 елгы җанисәп нигезендә алынган:
- Менделеев – 22 875 кеше
- Чишмә – 22 597 кеше
- Баулы – 21 628 кеше
- Дәүләкән – 21 834 кеше
- Әгерҗе – 19 991 кеше
- Буа – 19 968 кеше
Без тапкан үлемнәр саны Баймак, Кукмара, Башкортстанның Әлшәй районы үзәге, Мамадыш, Межгорье, Минзәлә, Агыйдел кебек шәһәр халкы саныннан зуррак.
Районнар халык санын караганда ничек? Монда бу сан тагын да куркынычрак күренә. 20 мең саны – күп кенә районның халык саны белән чагыштырырлык:
- Калтасы районы – 22,1 мең кеше
- Бишбүләк районы – 22,1 мең кеше
- Борай районы – 21,8 мең кеше
- Тәтешле районы – 21,7 мең кеше
- Чүпрәле районы – 20,9 мең кеше
- Тәтеш районы – 20,6 мең кеше
- Ютазы районы – 20,1 мең кеше
- Апас районы – 19 мең кеше
Беренче ун меңгә – өч ел, икенчесенә – бер ел ярым
Азатлык исемлегендә беренче ун мең исем 2025 елның 17 апрелендә, ягъни сугышның 1 149нчы көнендә тупланды. Икенче ун мең исемгә нибары 466 көн җитте.
- Беренче 10 018 исем – өч ел ике ай эчендә.
- Икенче 9 998 исем – бер ел өч ай эчендә.
Шуны искәртергә мөһим: сүз 3 яки 1 елда үлгән кешеләр турында түгел, безнең хисапка өстәлү вакыты турында бара. Шулай да бу сугышта үлүләрнең темпын турыдан туры булмаса да, азмы-күпме чамаларга мөмкинлек бирә.
Безнең саннар нигезендә, сугышның беренче өч елында көненә уртача 8,7 сугышчы үлә иде. Соңгы 1,5 ел тирәсендә – көнендә 21,5 кеше һәлак була. Темп тизәя бара.
Сугышның беренче өч елындагы үлемнәр күләме сакланган булса, 20 мең чиге 2028 елның җәендә генә үтеләчәк иде. Хәзерге үлемнәр күләме сакланган очракта исә, 25 мең чиге 2027 елның мартында үтеләчәк.
Исемлектә 20 меңенче кеше
Азатлык моңарчы күп тапкыр язганча, конкрет үлүчеләр турында мәгълүмат ачык чыганакларда күп түгел. Сугыш башында һәр үлгән сугышчы турында күп мәгълүмат табып булса, хәзер бу сирәк күренеш. Еш кына үлүчеләрнең үлем яше, сугышка китү статусы, гаилә хәле турында мәгълүмат юк.
Безнең хисапта 20 меңенче урында торган хәрби белән дә охшаш хәл. Бу – Дамир Уралбай улы Аккулов. Аның Сибайдан булуы билгеле. Хәрби белән хушлашу 18 июль көнне Сибай шәһәренең Алтын (Золото) бистәсендә узган.
Сибай шәһәренең Вконтакте сәхифәләрендә чыккан https://vk.ru/wall-103021826_119216 аның гаилә хәлен бераз ачып бирә. Анда аның "яраткан ул, ир, ата, абый" икәне әйтелә. Бу Азатлык Радиосы җыйган исемлектәге кешенең урта профиле – өйләнгән, балалары булган, урта яшьтәге кеше.
Вконтакте һәм интернетта эзләнүләр аның исеменә ИП теркәлгәнен күрсәтте. Вконтакте Сибайдан мондый исемле бер кешене генә күрсәтте. Фото һәм башка мәгълүмат булмаса да, аңа 40 яшь икәне Бу профильнең төгәл үлгән хәрбигә каравын раслап булмады.. Бу да Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең урта профиленә туры килә.
Сугышчының һәлак булуы хәбәре астында күпсанлы комментарийлар. Күбесе – традицион "каһарманга дан", "урыны оҗмахта булсын" кебек язулар. Араларында "бу дәһшәт кайчан бетәчәк" дигән бер комментарий да очрый.
Башкортстан югалтулары: география һәм урта яшь
Башкортстаннан иң күп үлемнәр түбәндәге район-шәһәрләрдә теркәлгән:
- Уфа – кимендә 881 кеше.
- Белорет районы – кимендә 473 кеше.
- Учалы районы – кимендә 374 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 364 кеше.
- Салават шәһәре – – кимендә 332 кеше.
- Баймак районы – кимендә 324 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 300 кеше.
- Бөре районы – кимендә 300 кеше.
- Туймазы районы – кимендә 298 кеше.
Сугышта үлүчеләрнең "күпчелек профиле" – урта яшьтәге ир, гадәттә, гаиләле һәм балалы. Яшь төркеменә караган статистика:
- 35-44 яшь: кимендә 2 892 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1 949 кеше,
- 45-54 яшь: кимендә 1 822 кеше,
- 55+ яшь: кимендә 752 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 689 кеше.
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 39,49. Бу күрсәткеч бик әкерен булса да, арта бара.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (2 633). Икенче һәм өченче урында 1970нче (1 719) һәм 1990нчы (1 708) елларда туучылар бара.
Барлык үлүчеләрнең яше төгәл билгеле булмау сәбәпле, хисаплау өчен тулы мәгълүмат булган кешеләр яше кулланылды. Андый мәгълүматны без 8 104 кешедә таба алдык.
Татарстан югалтулары: география һәм урта яшь
Татарстаннан иң күп үлемнәр түбәндәге район-шәһәрләрдә теркәлгән:
- Казан – кимендә 1616 кеше.
- Чаллы – кимендә 1025 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 637 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 449 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 416 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 345 кеше.
Татарстанда сугышта үлүчеләрнең уртача яше – 39,38. Барлыгы безнең хисапта 8 876 кешенең яше төгәл билгеле.
Яшь төркемнәренә карасак:
- 35-44 яшь: кимендә 3 374 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 2 120 кеше,
- 45-54 яшь: кимендә 2 111 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 651 кеше,
- 55+ яшь: кимендә 620 кеше.
Иң күп үлүчеләр — шулай ук 1980нче елларда туганнар (кимендә 3 298 кеше). 1970нче (кимендә 2 150) һәм 1990нчы (кимендә 1 944) елларда туучылар да күп үлә.
Татарстаннан сугышка ким дигәндә 54 мең сугышчы киткән
Мондый санны Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов китерде. "Контракт һәм мобилизация белән 54 465 кешене алдык, моннан тыш, махсус хәрби чара (СВО) зонасында 1 410 Росгвардия хезмәткәре һәм эчке эшләр министрлыгының 264 хезмәткәре бар", диде Миңнеханов.
Путин исә аңа "сезнең егетләр яхшы сугыша" дип җавап бирде.
Миңнеханов китергән саннарны һәм безнең хисапны гына исәпкә алсак, Татарстаннан сугышка киткән һәр алтынчы кеше һәлак булган булып чыга. Бу күрсәткечкә яраланучылар, имгәнүчеләр керми.
Шул ук вакытта, Азатлык Радиосы үлүчеләр исемлеген ачык чыганаклардан җыя. Хакимият үзе югалтулар санын атамый. Һәрвакыт кабатлап узабыз: чын югалтулар саны без тапканнардан күпкә зуррак булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум