Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ясалма фәһем өчен башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы мәгълүмат җыелмасын булдыру өлкәсендә эш башланган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда ясалма фәһем технологияләре өчен башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы зур күләмдә мәгълүмат җыелмасын (датасет) булдыру өлкәсендә киң колачлы эш башланган. Башинформ" язуынча, Русиядә туган телгә карата мондый проектны системлы рәвештә гамәлгә ашыручы беренче төбәк Башкортстан булган.

Башкортстан хөкүмәте карары белән эшче төркем төзелгән. Анда төбәкнең алдынгы фәнни, мәгариф, мәдәният һәм медиа оешмалары вәкилләре кергән.

Проектның төп максаты – ясалма фәһем технологияләре өчен башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы текст, аудио һәм визуаль материаллардан торган мәгълүматлар җыелмасын булдыру.

Проектта авторлык хокукларын саклауга аерым игътибар бирелә. Белгечләр авторлар белән эшли, кирәкле рөхсәтләр ала, ә дәүләт карамагындагы материаллар тиешле тәртиптә рәсмиләштерелә. Бу тупланган материалларны канун нигезендә һәм ачык рәвештә кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектның төп бурычы – заманча нейрочелтәрләрнең башкорт телен аңлавына һәм куллана алуына ирешү. Шулай ук алар Башкортстан тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен дөрес чагылдырырга, башкорт орнаментларын, милли киемнәрен һәм башка мәдәни образларны хатасыз күрсәтә алырга тиеш.

Проектта катнашучы программист Айгиз Кунафин "Башинформ"га белдерүенчә, моңа кадәр ясалма фәһем өчен башкорт телен үстерү белән нигездә аерым энтузиастлар гына шөгыльләнгән. Ресурслар җитмәгәнлектән, алар материалларны аз-азлап туплаган. Хәзер исә булган архив материалларын кулланырга, аларны системлаштырырга, материалларның сыйфатын тикшерергә һәм мәгълүматлар җыелмасына (датасетка) нинди мәгълүмат кертелүен тулысынча контрольдә тотарга мөмкин..

Кунафин фикеренчә, Башкортстан бу юнәлештә Русиядә беренчеләрдән булып системлы эш башлап җибәргән. Бу тәҗрибәдән киләчәктә туган телләрне саклау белән шөгыльләнүче башка төбәкләр дә файдалана алачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG