Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Энгел Фәттаховка карата прокуратура дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Энгел Фәттахов һәм аның гаиләсе 178 миллион 621 мең сумны кичекмәстән түләргә тиеш.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Татарстан прокурорының республиканың элекке мәгариф министры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы 651 миллион сумлык дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде.

Мәхкәмә "Чишмә" агрофирмасы җир кишәрлекләрен, биналарын, корылмаларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт файдасына алу турында таләпне канәгатьләндермәде. Ул Фәттаховның әлеге ширкәттәге өлешен генә дәүләткә түләтү белән чикләнде. Хөкемдар ширкәтнең

Моннан тыш мәхкәмә прокуратураның Актаныштагы ике катлы йортны дәүләт файдасына алу таләбен кире какты. Аның урынына экспертиза нәтиҗәләренә таянып йортны төзекләндерүгә тотылган 14 миллион 641 мең сумны гына түләтергә карар итте.

Мәхкәмә дәүләт файдасына "Чишмә" агрофирмасының бәясе 409 миллион сумлык милкен, шулай ук "Порше Кайен" машинасын, берничә җир кишәрлеген һәм барлыгы 117 миллион сумлык валюта керемнәрен түләттерү карарын чыгарды.

Ноябрь ахырында исә тикшерү комитеты аңа вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа җинаять эше ачты. Тикшерү фаразынча, ул 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирдергән.

"Реальное время" язуынча, мәхкәмә 0,04 каратлы бриллиантны, тентү вакытында алынган 188 мең сум һәм 846 долларны дәүләт файдасына алу таләбен кире каккан.

Мәхкәмә карарына күрә, Энгел Фәттахов һәм башка җавап бирүчеләр, аерым алганда аның якыннары кичекмәстән дәүләт файдасына барлыгы 178 миллион 621 мең сумны түләргә тиеш.

  • Энгель Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде. Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.
  • Соңрак Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр иде.
  • Шулай ук Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.
  • Гәрчә чынлыкта күпләр Фәттаховтан татар телен яклаган өчен үч алалар дип саный. Бу хакта Азатлык радиосына белгечләр дә әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG