25 июльдә Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип танытучы төркем Әсир милләтләр атналыгы кысаларында чара оештырды. Аларның Telegram-каналында хәбәр ителүенчә, башлангычка АКШ, Азәрбайҗан, Люксембург һәм башка илләрдә яшәүче кешеләр теләктәшлек белдергән. Алар шигар тотып чыккан.
АКШта яшәүче активист Камил Сукаев 25 июльдә Нью-Йорктагы БМО штаб-фатиры каршында ялгыз пикет үткәргән.
— Бу атнада милләтләр турында күп сөйләнде. Әмма кеше хокуклары, азатлык һәм халыкларга үз язмышларын үзләре хәл итү мөмкинлеген бирү — бер атна белән генә чикләнә торган тема түгел. Бу — һәр көннең чынбарлыгы, — ди Сукаев.
Аның сүзләренчә, кайчакта бер кеше генә бернәрсә дә үзгәртә алмый кебек тоелса да, күп кенә зур үзгәрешләр нәкъ менә бер кешенең адымыннан яки бер сөйләшүдән башлана.
— Үзләренең мәдәниятен, телен һәм хокукларын тыныч юл белән яклаучы, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтлемен, — ди ул.
Сукаев билгеләп үткәнчә, "Әсир милләтләр атналыгы" тәмамланса да, күтәрелгән мәсьәләләргә игътибар һәм җәмәгать җаваплылыгы дәвам итә.
- АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19–25 июлен "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) дип игълан иткән иде. Бу атналык кысаларында төрле илләрдә демократия, кеше хокуклары һәм милли азатлык темаларына багышланган чаралар узды.
- Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
- АКШ Конгрессы тарафыннан 1959 елда канунга әйләнгән резолюция текстында түбәндәге илләр һәм төбәкләр телгә алына: Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Румыния, Көнчыгыш Германия, Болгария, Кытай (континенталь), Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һәм башкалар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум