Канадада "Татар алан" чарасы тәмамланды. Быел монда 74 кеше катнашкан. Моңа кадәр катнашучыларны АКШ, Канада балалары тәшкил итсә, быел чарага Британия белән Австралиядән дә килгәннәр. Бу алан бернинди дә дәүләт яки башка фондлар ярдәмендә оештырлмый. Бу чарага үз кесәсеннән акча түләгән ата-аналар "Татар алан"ның кыйммәтен аңлый. Алар юллама алмаса, мөһимлеген бәяләмәсә, бу алан да булмас иде, дип аңлата оештыручылар. Коры энтузиазмга корылган проект. Катнашучылар үзләре юллама сатып ала. Татарстаннан, Башкортстаннан ерак җирләрдә татар балалары өчен туган телдә уку-укыту аланы башка бер җирдә дә узмый. Бу эшне "Alima Academy" онлайн татар мәктәбе җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова башлап җибәрде һәм әлегәчә бу эшне дәвам иттерә. Без аның белән ни рәвешле бу проект һаман да яшәве турында сораштык, чит җирдә моны ничек оештырып булуын белештек, дүрт бала әнисе буларак чит ил мәдәнияттә балаларда татарлыкны саклау сере нинди булуын да төпчендек.
— Алимә, татар дөньясында "Татар аланы" гадәти күренешкә әйләнеп бара. Бу инде сезнең өченче алан. Быелгысы нәрсәсе белән аерылды, нинди үзенчәлекләр булды?
Минем өчен алан ул күңел ачу урыны түгел, аның уку-укыту чарасы булуы мөһим
—Мин аны дүртенче алан дип саныйм, чөнки кышын без Сан-
Францискода шулай ук татар балалары өчен уку-укыту аланын оештырдык. Анда яшүсмерләргә нинди юл сайларга, нинди һөнәр иясенә укырга дигән сорауга җавап эзләргә булыштык, моннан тыш алар татар тарихы белән танышты, Сан Францискодагы җирле татарлар белән күреште, алар узган юлны өйрәнде. Бу мөһим, зур чара булды. Моны да безнең "Alima Academy" оештырды. Шуңа мин быелгы "Татар аланы"н дүртенче чара дип саныйм.
Минем өчен алан ул күңел ачу урыны түгел, аның уку-укыту чарасы булуы мөһим. Ул татар балалары һәм аларның әти-әниләре өчен, алан татарча һәм инглиз телендә. Ун көн программы шулкадәр төгәл итеп әзерләнде, бер генә буш вакыт юк иде. Өч тулы төркем булды. Быел "Сабыйлар" төркемендә балалар күп булды. Иң мөһиме алар өчен програмны моңа кадәр "Татар алан"нарында катнашкан яшүсмеләр үзләре булдырды. Бу - аларның инициативасы булды, без, педагоглар, аларга булыштык кына.
Тагын бер төркемгә яшүсмерләр тупланды. Өченче төркемгә ата-аналар җыелды. Без быел 74 кеше булдык. Һәр төркемгә үз програмы булдырылды, актив ял һәм белем алу булды. Бу ел да шулай. Әмма быелгы аланның үзнечәлеге нинди иде дигәндә, быел "Зәңгәр шәл" спектакле куйдык. Америкада, Канадада туган балалар аны Камал театрында күргән юк, кайчан күрерләр - билгесез. Ә бу татар өчен мөһим бер спектакль. Башта бу спектакль тарихын өйрәндек, аны тудырган шәхесләр турында сөйләштек. Нәрсә ул җәдитчелек һәм бу татар тормышын ничек үзгәртте дигән тулы бер лекция булды. Татар театры тарихы, ни өчен татарлар өчен театр мөһим икәнен аңлаттык. Балалар кызыклы сораулар бирде, мәсәлән, абыстайларның үзара сөйләшүенә игътибар итеп, ни өчен автор аларны шулкадәр комик, каядыр сәер итеп тасвирланганын кызыксындылар, бу диннән, татар тормышыннан көлүме дигән сораулар да булды.
Бу юлы тарихка игътибар зур иде. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын да өйрәндек. Казан ханлыгы турында балалар, мәсәлән, спектакль дә куйды, кемдер Казан ханлыгы вакытындагы коралны эшләде, кемдер кино төшерде. Моннан тыш бездә бию түгәрәге булды, моны профессионал биючеләр алып барды. Яшьләр форумы булды. Хәтта безнең бу аланга махсус тарихка нигезләнг стратегик уен булдырылды. Балалар XX гасыр башындагы Садри Максуди, Фатих Әмирхан, Сахипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Габдулла Кариев, Гаяз Исхакый һәм башка татар шәхесләре булып, ул чордагы хәлләрне өйрәнде, төрле хәлләрдән чыгу юлын эзләде. Бик кызык, шәп уен булды.
Гомумән без үсәбез. Моңа кадәр "Татар аланы"нда АКШ, Канада татарлары катнаша иде, быел Британия, Австралиядән татар гаиләләре килде. Испания, Төркиядән килүчеләр бар иде, әмма виза ала алмау сәбәпле алар белән күрешә алмадык.
—"Татар аланы" турында берни ишетмәгән, берни белмәгән кеше булса, аңа нәрсә дип аңлатыр идегез? Нинди күренешне сөйләр идегез, мәсәлән?
Бирегә татарлыкның кыйммәтен аңлаган, белем алу мөһимлеген кадерләгән кешеләр җыела
— "Татар аланы" нинди ул дип тасвирлагыз дигәндә чарадан соң бер
баланың фикере искә төшә. Бу бала төрле аланнарда булган, Татарстанда да, Америкадагы төрле тематикалы аланнарда катнашкан, ягъни чагыштыра, бәяли ала. Шул бала әнисенә: "Әни, мин беренче көнне үк күп кешеләр белән дуслаша алдым. Минем белән мондый хәл булганы юк, бу беренче тапкыр шулай", дигән. Ул баланың ни әйткәнен аңлыйм, җылы мөнәсәбәткә ирешү, тулысынча кешене кабул итү, дуслашу хисе берничә көннән соң гына барлыкка килә ала. Теләсә кайсы аланда шулай ул. Ә монда бала беренче көнне үк бер-беребезне күптән белгән хисләр туды, ничек шулай булды ул, аңламыйм, дип әнисе белән бүлешкән. Үз кешеләремне очраттым, дигән. Бу бала безнең "Татар аланы"нда беренче тапкыр катнаша. Беләсезме, мин моңа аптырамадым да. Бу шулай булырга тиеш дип кабул итәм, чөнки мин бу аланны нәкъ балада шушы хисләр булсын өчен тырышып эшлим. Алай булмаса, максатыма ирешмәгән булыр идем.
Безнең "Alima Academy" онлайн татар мәктәбендә балалар укый, алар атнага бер тапкыр гына очраша. Күрешә алмыйлар. Шуңа мин аларны оффлайн очраштырасым килә иде. Максатым - балаларны берләштерү. 2017 елда "Сәләт Монреаль" аланы булганда балаларга игътибар иткән идем, кемдер Европада үскән бала, кемдер Амеркада яки Канадада. Төрле менталитет, төрле мәдәни һәм тел мохитендә яшәүчеләр. Әмма бергә очрашканда бу балаларда 100 процент бер-берсен кабул итү барлыкка килә. Мин аны туганлык дип атыйм. Бала үзе кебек яшүсмерне очрата һәм алар бик тиз якынлаша, ярату хисе барлыкка килә. "Татар алан"дагы балалар да бер-берсен үлеп ярата, ихластан. Моны күреп сөенәм. Әгәр алар башка милләт балалары булса, мәсәлән, американнар, бер мәктәптә, көллияттә укысалар да алар бу кадәр дуслашмаслар иде. Чөнки аларның кызыксынулары, темпераментлары төрле. Тик "Татар алан"да алар, ни гаҗәп, якынлаша, туганлаша. Аларны татарлык туганлыштыра. Һәр кеше монда бер-берсен "безнең кеше" дип саный.
Бирегә татарлыкның кыйммәтен аңлаган, белем алу мөһимлеген кадерләгән кешеләр җыела. 4-7 яшьлекләр төркемендә дә милли үзаңны үстерергә тырыштык. Алар үз өйләренә кайтып китәчәк, әмма хәтерендә, күңелендә минем Камилә апа яки Әмир абыем бар, алар мине ярата, алар шундый шәп, дигән әйбер калачак.
— Алан башта Канадада, аннары АКШта булды, быел яңадан Канадага әйләнеп кайтты. Моның сәбәбе нәрсәдә?
Аланның Европада, Төркиядә узуын телим
— Мин күчмә алан концепциясен якын итәм. Татарларда бер мәкаль
бар: "Чит җирдә солтан булганчы, туган җиреңдә олтан бул". Туган якта гына кеше тулы канлы тормыш алып бара ала, туган якта гына бөтен әйбергә ирешергә мөмкин дигәнне тукып тору бар иде. Мин АКШ, Канадада яшәүчеләргә терәк буласым килде, читтә тә туганлык җепләрен булдырып була, читтә дә үз мохитеңне булдырырга мөмкин дигәнне җиткерәсем килде. Читтә яшәүчеләр чын татар түгел дигән фикерне кабул итмим.
Татарлар теләпме, теләмичәме күчеп йөргән һәм йөри. Бүген дә шулай. Шулкадәр сыгылмалы безнең милләт, тарихка күз салсаң, кая китмәсен, кайда тамыр җәймәсен, татарның мәчетен төзергә, мәктәбен булдырырга куәте булган. Башкаларга кушылмаган да, эремәгән дә, шул ук вакытта яңа җирнең кануннарын да үтәгән, шунда ук бизнес корган, телен өйрәнгән. Мәгьрифәтчелек нигезендә лидерлар туган. Шуңа күрә күчмә халыкка күчмә алан да туры килә. Әлегә Канада, Америка арасында йөрибез. Әмма аланның Европада, Төркиядә узуын телим. Әмма алга таба ничек булыр - белмим.
Әлегә Америка белән Канада татарларын гына чагыштыра алам, американнар мобил, актив, канадылар сүлпән. Аларның телгә ихтыяҗ азрак сизелә, татар продуктлары өчен акча түләү артык дип санала. Менә быелгы "Татар аланы" Монреальдә узды, якын җирләрдә яшәүче татарлар шактый, әмма алар катнашмый. Бик кызганыч. Үземне искә алам, ике кечкенә бала белән Словакиягә күчтек, тагын бер балабыз шунда туды. Менә шул вакытта миңа кемдер Словакиядә 10 көнлек татар телле, белем бирә торган алан булачак дисә, ике дә уйламыйча барыр идем. Балаларым әлеге "Татар аланы"ндагы "Сабыйлар" төркеменә йөри алган булса, мин үземне татар җәннәтенә эләккән кебек хис итәр идем. Мөмкинлекләре булганнар ник моны кулланмый, ник куллларыннан ычкындыра - ихластан аңламыйм. Бу балага үсеш өчен нигез, ныклы терәк бит. Бу эш авыр бирелә, монда бик күп көч, тырышлык, вакыт китә. Аның кыйммәтен, чараның уникальлеген аңламаган кешеләрнең күплеген күреп кайчак төшенкелеккә биреләм. Бу акча китерми, киресенчә, гаиләбездән дә чыга. Әмма бу минем, дусларым, таныш-белешләрем, безнең мәктәп балаларына кирәк.
Мин күрәм: бер дә татарча сөйләшмәгән бала, атнага бер тапкыр да булса татар теле дәресенә йөрсә, кимендә диалоглар төзергә йөрәнә. Аланга килсә, бала үзенә гомерлек дуслар таба. Гомумән систем булса, даимилек булса, Татарстаннан читтә булсаң да телгә өйрәнеп була. Моны дәүләт тә эшли ала, әмма ул бу темага якын килергә курка. Әмма милли мәгарифкә басым ясалганда, безгә бөтен капкаларны япкан вакытта да нәтиҗәле эшләп була. Татар теленә формаль, рәсми карау тукталса, җан биреп эшләү булса, барысы да мөмкин. Тырышлыкның нәтиҗәсе шул: балалар укырга тели, яшүсмерләр җәен башка җиргә дә китә ала, әмма алар эшләгән акчаларын "Татар алан"га юлламма алыр өчен куллана. Бу минем өчен зур мәртәбә. Әти-әниләр дә каядыр диңгез буена китә ала иде. Әмма алар "Татар аланы"н сайлый.
—Күпләр тарихи Ватаннан читтә телне саклап калу мөмкин түгел дип саный. Балаларда милли үзаңны ныгыту, аларны татар мәдәниятендә тотып кала торган нәрсә: телме, дуслыкмы, аланмы, өлкәннәрнең шәхси үрнәгеме, әллә башка берәр нәрсәме?
Әти-әни татарча үзара сөйләшә икән, бу да сеңеп кала
— Иң мөһиме - тел. Бала туган тел аша позитив хисләр кичерергә тиеш. Бик гади мисал. Ул көн саен әти-әнисе күрә, алар татарча җырлар тыңлыймы, тыңласа, ул аларны бәхетле икәнен күрәме? Татар биюләрен биегендә әти-әни куанамы, елмаямы? Бала әнисенең яратып, тәмле итеп татар ризыклар пешергенен, ә әтиләренең аны мактый-мактый, куанып ашаганын күрә икән, әлбәттә, бала күңелендә татар ризыклары иң тәмлесе, ләззәтләсе дигәнне сеңдерә. Татар җырларын җырлаганда, ишеткәндә әни белән әти бәхетле дип тамгалап куя ул. Әти-әни татарча үзара сөйләшә икән, бу да сеңеп кала. Әмма нинди хисләр белән сөйләшү дә мөһим. Гел татарча акыру да бакыру булса, балада телгә тискәре мөнәсәбәт туачак. Шуңа туган телнең мәхәббәт теле булуы мөһим. Бәхет теле булуы кирәк. Бала барысын да күзәтә. Баланың күңелендә татарлыкта бәхет дип аңлау барлыкка килә. Аларга татар кунаклары килә икән, бала да моны күрә. Аннары баланың үз дуслары барлыкка килә, алар әти-әнинең дуслары белән сөйләшеп утырмый, аңа үзенеке кирәк. Менә мондый аланнар, мәктәпләр балаларга үз кешеләрен табарга ярдәм итә дә инде.
— "Alima Academy"да татар телен өйрәтүне булдырдыгыз, ел саен "Татар алан" оештырасыз, читтә үскән балаларга татарлыкны сеңдерергә, үстерергә ярдәм итәргә тырышасыз. Ирегез белән үзегез дә дүрт бала тәрбияләисез. Үз балаларыгыз турында: "Без алар өчен җитәрлек эшлибезме икән?" дип шикләнгән, икеләнгән чакларыгыз буламы?
— Без балаларга аз бирәбез дип уйламыйм, булдыра алганчы инде. Әмма тормыш тизәя, мин кайчак алар белән өйгә эшне бергә эшләп өлгермим. Татар телен, мәсәлән, дүрт балабыз да белә, сөйләшә, укый, яза белә. Бәлкәй улыбыз да татарча китаплар укый башлады. Минем балалар сөйләшкәндә инглизчәгә дә, французчага да, урысчага да күчәләр. Бу куркыныч түгел, минем өчен иң мөһиме - алар татарча укый белә. Балаларым безнең белән татарча сөйләшә, SMS язышабә икән, латин хәрефләре белән булса да алар безгә татарча җавап бирәләр. Йөрәгем пәрә-пәрә килә моңа. Куанам.
Әлбәттә, әни буларак алар белән күбрәк вакыт уздырыр идем, әмма вакыт җитми. Мин әни генә булсам, башка җаваплыгым булмаса тагын да күбрәк бирә ала идем. Әйе, башка балалар, мәктәп, алан дип чабып үз балаларыма игътибар аз, бар нәрсәне дә биреп бетерә алмыйм. Бу "Татар алан"да мин оешытручы да, укытучы да, башкалар үз балалары белән аралаша ала, алар белән уйный, катнаша ала иде, мин юк. Вакыт җитми, өлгермим. Моның өчен йөрәгем ярлыка.
— Дүрт бала, шуларның өчесе — яшүсмерләр. Балалар үсмер чакка җиткәч, әти-әниләрдән читләшә. Телефон, дуслар, үз кызыксынулары барлыкка килә. Сезнеңчә, яшүсмерләрне үз тамырлары, татарлыгы белән бәйләп торучы иң мөһим нәрсә?
Үзең үрнәк бул
—Ата-ананың балалар белән җылы мөнәсәбәтләр бар икән, әти-әни абруйлы икән, бу - зур эш. Балалар белән аралашу кирәк. Үзең үрнәк бул. Аннары бала үзенә якын булган мохитне эзлиячәк. Менә аландагы мохит балаларга аларга мин ялгыз түгелмен, минем кебек уйлаучылар бар дигән фикерне ныгытырга ярдәм итә. Әти-әниләр балалар белән дусларча, ачыктан-ачык аралашырга тиеш, бер-береңә терәк булу мөһим.
Яңа буын яшьләренә, балаларына куанам гына. Без борчылабыз, әмма алар бик мәрхәмәтле, ачык күңелле, кече күңелле кешеләр. Бу - эмпатлар буыны, дөньяга ачык, позитив караш белән яши. Мине бу сокландара, артык борчылу юк, аларга ышанам.
— Күз алдыгызга китерегез: утыз елдан соң "Татар аланы"нда бу балалар очраша, ди. Сез аларны нинди, ничек итеп күрәсез, татар телен саклаганмы алар, үзләрен татар дип таныймы?
—Алар күрешеп аралашып яшәсеннәр дип телим. Әйдәгез "Татар аланы 2026" җыелышыйк әле дигән булмасын ул. Мин аларның даими аралашып, дуслашып яшәүләре турында хыялланам. Бергә проектлар булдыруларын телим. Кемдер гаилә корыр, балалары туар дип ышанам. Белемле, тырыш, максатчан булып, бу тормышта үз урыннарын табуларына дога кылам. Лаеклы, үрнәкле, кешелекле татарлар булып җитлексеннәр. Абруйлы, белемле абый, апалар булып үссәләр дә бүгенге күзләрендәге очкыннар югалмасын, яратып яшәү дәрте, мин - татар дип горурлану хисләре сакланыр дип уйлыйм. Минем эшемне дәвам итәрләр дип ышанам.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум