Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда соңгы ике елда сигез реле шкафына ут төртү очрагы теркәлгән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ут төртүчеләрнең берсен 18 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Татарстанда соңгы ике елда сигез реле шкафына ут төрткәннәр. Бу хакта "Татар-Информ"да узган матбугат очрашуында Русия эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Фәния Фәсхетдинова әйткән.

"Соңгы ике елда Татарстанда реле шкафларына ут төртүнең сигез очрагы теркәлде. Барлык фактлар да ачыкланды, җинаятьләр Казан шәһәрендә, Лениногорски, Сарман һәм Яшел Үзән районы кешеләре тарафыннан кылынган. Кайбер очракларга бәйле инде мәхкәмә карарлары чыкты. Үсмерләрнең берсе 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде", дигән ул.

Элегрәк Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланганы әйтелде. Үсмерләр мессенджерда вакытлыча эш тәкъдим итүче игъланга юлыккан һәм акча эшләп алырга булган, дип белдерде ФСБ. 116.ru язуынча, аларга моның өчен 35 мең сум, "Республика Татарстан" мәгълүматынча, 40 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр. Реле шкафын яндыру омтылышы 25 гыйнварда билгеле була, ә үсмерләрне 26 гыйнварда тоткарлыйлар.

Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән.

  • Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG