Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы кешесенә "Алабуга" һәм "КАМАЗ" турында Украинага мәгълүмат җыю эше нигезендә 21 ел колония җәзасы бирелгән

Алабуга
Алабуга

Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда яшәүче кешене дәүләткә хыянәт итүдә һәм үтерүгә әзерләнүдә гаепле дип танып, кырыс тәртипле колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-Информ" агентлыгы мәгълүматынча, хөкем ителгән кешенең исеме — Сергей Вишняков. Тикшерү фаразынча, сугыш башланганнан соң ул Украина махсус хезмәтләре белән элемтәгә кергән һәм хезмәттәшлек турында килешкән.

Дәүләт гаепләүчесе белдерүенчә, Чаллы кешесе үзенең "кураторына" дроннар җыела торган "Алабуга" махсус икътисади мәйданы объектлары һәм "КАМАЗ" ширкәтенең җитештерү куәтләре турында мәгълүмат тапшырган.

Моннан тыш, Вишняковны 2024 елның маенда саклану-сәнәгать комплексы өчен йөк ташылган Куйбышев тимер юлында реле шкафларын фотога төшерүдә, шулай ук соңрак күршесенә һөҗүм итүне планлаштыруда гаепләгәннәр.

"Татар-Информ" язуынча, Вишняковның күршесе Украинаның көньяк-көнчыгышында сепаратистларның "Спарта" батальоны белән җитәкчелек иткән, "Моторола" кушаматлы Андрей Павловның урынбасары булган. Һөҗүм әзерләнгән хәрбинең исеме хәбәр ителми, дип яза "Медиазона".

Суд бәхәсләре вакытында дәүләт гаепләүчесе Вишняковка 22 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы сораган булган. Аның гаебен таныган-танымаганлыгы турында хәбәр ителми. Тикшерү версиясен раслаучы бәйсез дәлилләр юк.


This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG