Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте. Республика башлыгы Радий Хәбиров үз Telegram каналында язуынча, 2 августта көндез барлыгы 25 дронны бәреп төшергәннәр.
"Республика ширкәтләренә ясалган чираттагы киң колачлы дрон һөҗүмен бәреп төшердек. Саклану министрлыгы көчләре, ширкәтләрне саклау хезмәтләре һәм "БАРС"ның мобил төркемнәре 25 дронны юк итте. Зыян күрүчеләр юк. Дроннарның берсе Уфаның сәнәгать зонасы өстендә бәреп төшерелде. Нәтиҗәдә янгын чыкты, аны сүндерүгә керештеләр", дип язды Хәбиров.
Дроннарның кайсы ширкәтләргә һөҗүм итүен Хәбиров әйтмәде. "Аспекты" Телеграм каналы "Новойл" нефть эшкәртү ширкәте районында көчле төтен күтәрелүе турында язды.
Supernova+ һәм Exilenova+ украин мониторинг каналлары "Башнефть" ширкәтенә "Лютый" дроннары белән һөҗүм итүе турында хәбәр итте һәм сәнәгать зонасындагы янгын кадрларын бастырды.
ASTRA-ның OSINT-анализы Уфадагы нефть эшкәртү корылмасына һөҗүмне раслады, әмма Украина кораллы көчләре максаты "Башнефть-УНПЗ" Уфа нефть эшкәртү заводы булган дип язды.
- Ел башыннан Башкортстанда дрон һәм ракет һөҗүме турында якынча 40 тапкыр игълан иттеләр. Дроннар республика сәнәгать зоналарына һөҗүм итте, Уфада йортларга бәрелде.
- 1 август көнне Уфага шулай ук дроннар һөҗүм итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум