Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы татар авылы Сафаҗайның (Красная Горка) 575 еллыгына багышланган чаралар уздырылды.
ДУМ РФның татарча Телеграм каналы язуынча, Нижгар төбәгендәге әлеге авыл турында беренче язмалар 1451 елга караган рәсми документлар сакланган. Октябрь инкыйлабына кадәр Сафаҗайда сигез мәчет эшләгән, мәдрәсәләр булган, узган гасырның дини яңарыш чорында биш гыйбадәт йорты торгызылган, хәзер алар барысы да эшли.
Авылның рәсми исеме -- Красная Горка. Күрше урыс халкы аларны "Сабачий Овраг" дип тә атый. Сафаҗайлар авылларын барыбер үзләренчә -- Сафаҗай дип атыйлар.
Авылның 575 еллыгын билгеләп узу мәрхүм авылдашларын зиярәт итү белән башланган. Сафаҗай халкы Шәрәфетдин хаҗи мәчете янында җыелып, бердәм рәвештә тәкъбир әйтеп, зиратка юнәлгән. Анда тарихны искә төшереп, догалар кылынган. Алар шушы авылда туып-үскән күренекле дин белгече һәм мәгърифәтче Хөсәин Фәизханов (1823-1866) кабере янында җыелган.
Өлкә мөселманнары диния идарәсе рәисе Гаяз Закиров чыгыш ясап, ата-бабалар рухын хөрмәт итү, гыйлемгә омтылу, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм туган телне саклау турында үгет-нәсихәт кылган.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин Сафаҗайның 575 еллыгы уңаеннан авыл халкына юллаган хатында тәбрикләү һәм дога сүзләрен җиткергән.
Сафаҗай җәйге мәдрәсәсе эшли башлауга быел 30 ел булган һәм шушы вакыт эчендә анда 41 мөгаллим дәресләр биргән.
Түбән Новгород өлкәсе мәчетләрендә эшләүче җәйге лагерь мөгаллимнәре өчен семинар быел нәкъ менә Сафаҗайда уздырылган иде.
"Анда бу авыл мәдрәсәсе тәҗрибәсен өйрәнделәр, балалар белән эшләүнең заманча алымнарына төшенделәр", дип яза Русия мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм каналы
Сафаҗайның үзендәге җәйге мәдрәсә балаларны берьюлы дүрт мәчеткә бүлеп белем бирә. Быел анда 220 бала белем ала.
Сафаҗай авылының тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүче Вафа Камалетдинов Азатлыкка авылның гомере буе Ислам динен тотып яшәгәне турында сөйләгән иде.
Сафаҗай авылы Сергач якларындагы өч дистәләп татар авыллары арасында Казанга иң якыны, чөнки ул өлкәнең көнчыгышында урнашкан. Сафаҗайдан Сура елгасына берничә дистә чакрым гына. Өлкәдәге башка татар авылларының күпчелеге Кызыл Октябрь районына карый. Берничә авыл Спасс, Сергач районнарына керә. Ә Сафаҗай һәм тагы ике татар авылы Пильнә районында булып санала. Азатлык Радиосы элек язуынча, татар авылларын бүлгәләгәннәр.
Сафаҗай Нижгар татарларының олы авылларыннан санала. Көндәлек матбугатта да, халык арасында да бу яктагы татарларны Сергач татарлары диләр. Сергач – Мәскәү юлы өстендәге бер кечкенә шәһәр һәм анда татарлар саны гомумән берничә йөздән артмый. Әмма, халык теленә шулай кереп калган.
Моннан тыш, әлеге як татарларын “мижгарлар” дип тә йөртәләр. Бу терминга да берничә аңлатма бар. Кайберәүләр Нижний Новгород сүзе кыскартылып “нижгар”га калган, соңрак ул “мижгар” әйтелешенә күчкән диләр. Кайсыбер галимнәр исә, “мижгар” сүзе борынгыдан ук килгән атама, моңа Түбән Новгородның катнашы юк дип баралар. Мижгар, мишәр атамаларының уртак яңгырашын моңа нигез итеп куялар.
Ничек кенә булмасын, Сафаҗай шушы “цыкылдап” торган мишәр татарларының иң данлыклы авылларының берсе. Дан һәм шөһрәт әлеге авылга хәзер генә иңмәгән. Гасырлар дәвамында тупланган мая ул. Элек тә, хәзер дә татар мәдәнияте өчен олы кешеләр биргән бу авыл. Мәсәлән, алда инде телгә алган танылган ислахчы, дин галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче – Хөсәен Фәезханов. Сафаҗайда аның кабере дә бар. Аның энесе Габделгалләм Фәезхани турында исә бик аз кешеләр белә. Әмма, галимнәр фикеренчә, заманында икътисад фәне буенча аның кебек галимнәр урыслар арасында да булмаган.
Түбән Новгород өлкәсендә 30дан артык татар авылы тупланып урнашкан. Бу авыллардан чыккан кешеләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә күпләп яши, анда барып эшләүчеләр дә шактый. Бәйрәм көннәрендә алар гадәттә туган якларына ялга кайта
Нижгар татарлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге татар җәмгыятенең 40 процентын тәшкил итә. Петербур, Таллин, Финляндиядә дә бу як татарлары шактый актив җәмгыятьләр булып яши. Финляндиягә татарлар нәкъ шушы яклардан узган гасырның 20нче елларында күченеп килгән. Мәскәү, Петербур, Эстония, Финляндиядә имам булып торучы татарларның да күбесе – Нижгардан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум