Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның "Яңа Гасыр" (ТНВ) телеканалын Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә (нацист атрибутикасын яки экстремист дип танылган оешма символикасын пропагандалау йә ачык күрсәтү) гаепле дип тапкан һәм 40 мең сум штраф салган.
Беркетмә төзүгә ясалма фәһем тудырган салават күпере төсендәге байрак күренгән видео сәбәп булган. Бу хакта Mash Iptash хәбәр итә.
Бизнес-Онлайн язуынча, прокурор ТНВны җаваплылыкка тартырга һәм 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штрафка тартуны сораган.
Телерадиокомпания юристы Наталья Романова язмача аңлатма биргән һәм тулаем алганда гаепне тануларын әйткән.
"Бу хәл саксызлык аркасында килеп чыккан. Бүлектәге хезмәткәрләр яшь, игътибар итмәгәннәр, хәтта ЛГБТ байрагының нинди булуын да белмиләр", дигән ул.
Тарафларны тыңлагач хөкемдар Артур Кисилев ТНВны 40 мең сум штрафка тарту карарын кабул иткән.
Видео 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә чыккан. Анда ясалма фәһем ярдәмендә тудырылган алып баручы Әминә Юнысова һава торышы турында сөйли, экранда туңдырма киоскы янында торучы балалар күренә. Шул вакытта киоск киштәсендә салават күпере төсләрендәге байрак та күренә. Русия хакимияте аны "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дип атаган, әмма чынлыкта рәсми теркәлгән оешма булмаган берләшмәнең символикасы дип саный.
Mash Iptash бу видео инде ТНВ телеканалының социаль челтәрендәге сәхифәләреннән бетерелүе турында язган иде.
- "Яңа Гасыр" – Татарстанда татар видеоконтентын җитештерүче иң зур платформа. Ул 2002 елдан бирле эшли. Телерадиоширкәткә ТНВ Татарстан, татар телендә сөйләүче һәм иярчен аша тапшырылучы ТНВ Планета, балалар өчен ШаянТВ, "Болгар" радиосы керә.
- 2024 ел башына "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе акцияләренең 51,58%-ы ТАИФ җәмгыятенә караган, ә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 48,42 процент акциягә ия булган. Бу хакта "Реальное время" басмасы язган.
- 2024 елның июненнән башлап "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең контроль акцияләр пакеты Татарстан контроленә күчкән.
- 2026 елда Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп бирелгән. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум