10 август иртәсендә Түбән Камага дроннар һөҗүме булды. Моны республика хакимиятләре әйтте. Казан кирмәне "Һөҗүм җитештерү объектларына да, сивил объектларына да ясалды. Кызганычка, һәлак булучылар бар", — дип хәбәр ителде. Кайда һөҗүм ителгәне хакында мәгълүмат бирелмәде. Әмма Украинаның мониторинг каналлары Түбән Каманың сәнәгать зонасында чыккан янгын кадрларын чыгарды. Astra басмасы хәбәр иткәнчә, дроннар "Нижнекамскнефтехим"га төшкән. Ул СИБУР холдингына керә. Түбән Каманың сәнәгать җирендә шулай ук "ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводлары да урнашкан. Моңа кадәр аларга да һөҗүм ителде.
Хакимият берникадәр вакыт корбаннар санын әйтмәде, соңыннан 13 кеше һәлак булганы, шуларның берсе - бала, 48 кеше яраланганы билгеле булды.
Русия Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, дроннар "торак секторына, шулай ук сәнәгать объектларына һөҗүм иткән". "Нәтиҗәдә тыныч халык вәкилләре, шул исәптән бер бала, һәлак булды", дип белдерделәр.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада матәм көне игълан итте.
Бүгенге көнгә Украинадагы баскын сугышында Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле. Бу — Азатлык санап чыгарган сан, корбаннар тагын да зуррак була ала. Азатлык туплап барган исемлектә Татарстан белән Башкортстаннан 20 016 һәлак булучыларның исеме бар.
Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп ВСУ Русиянең стратегик ширкәтләренә даими бәреп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум