Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Салават шәһәрендәге ширкәткә һәм Чишмәдәге Wildberries келәтенә дрон һөҗүме булды

Башкортстанда Wildberries логистика үзәге яна, 13 август
Башкортстанда Wildberries логистика үзәге яна, 13 август

Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән

13 августта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәренә дроннар һөҗүм итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дроннарның берсенең "калдыклары шәһәрнең сәнәгать зонасына төшкән".

Astra басмасының OSINT-аналитигы дроннар һөҗүменнән соң "Газпром нефтехим Салават" нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан дигән нәтиҗәгә килгән.

Моннан тыш, дроннар Wildberries келәте җирлегенә һөҗүм иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Янгын чыкты. Вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшли. Иминлек таләпләре нигезендә объекттан кешеләр алдан ук эвакуацияләнде. Әлеге объектта тауар сакланмый", — дип ачыклык кертте Wildberries.

Astra язуынча, сүз Башкортстанның Чишмә районындагы Wildberries логистика үзәге турында бара. Аны "Агротехнологияләр үзәге" агропаркы мәйданында төзү 2024 елда башланган иде.

Соңрак Хәбиров республикага барлыгы 21 дрон һөҗүм итүен хәбәр итте.

— Аларның 16сы Салаватта бәреп төшерелде. Калганнарының һәдәфе Чишмә районындагы логистика үзәге булды. Хәзер анда да янгынны сүндерәләр, шул исәптән безнең Ка-32 янгын сүндерү-коткару боралагы да катнаша, — дип язды Хәбиров.

Аның сүзләренчә, "бүгенге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә ике кеше яраланган". "Аларның икесе дә хастаханәләрдә, кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә", — дип белдерде ул.

"Газпром нефтехим Салават" — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Украина чигеннән якынча 1300 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ширкәткә моңа кадәр дә берничә тапкыр һөҗүм булды. 2026 елның 14 июленә каршы төндә Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң завод эшен вакытлыча туктаткан да иде.

Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп Украина кораллы көчләре Русиянең стратегик ширкәтләренә даими бәреп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG