Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе бүген, 14 августта, RusNews каналы журналисты, Уфадагы элекке Навальный штабы волонтеры Ольга Комлевага чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
RusNews хәбәр иткәнчә, мәхкәмә утырышы видеоконференция аша узган. Комлева анда колониядән, ә аның яклаучылары Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән катнашкан.
Утырыш матбугат өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә ябык булган. Әмма моңа кадәр Комлева җыелучыларга колониядәге яшәү һәм тотылу шартлары турында кыскача сөйләп өлгергән. RusNews мәгълүматларына караганда, мәхкәмә утырышыннан соң Комлева "матбугат өчен чыгыш ясарга теләгән".
Комлева яклавы җинаять составы булмау сәбәпле хөкем карарын гамәлдән чыгаруны таләп иткән.
Утырыштан соң журналистның адвокаты Сергей Макаренко "җәмгыять челтәрендәге кыска пацифистик язма өчен рәхимсез хөкем карары чыгарылганын" белдерде.
— Сүзгә-сүз: "Өч ай тәмуг! Өч ай элек Путин украиннарны бомбаларга һәм үтерергә әмер бирде, ә хәрбиләр аның әмерен үтәде. Дөньяга — тынычлык", — дип китергән Комлева язган сүзләрне Макаренко (Ул пост X социаль челтәрендә бар).
Адвокат мәхкәмәнең журналистның балигъ булмаган баласы булуын, моңа кадәр хөкем ителмәвен һәм авыр чирләрдән интегүен җиңеләйтүче шартлар буларак исәпкә алмавын белдерде
— Җәза гамәлдә "күрсәтелгән чиккә кадәр", иң югары чиккә якын итеп бирелгән, — диде Макаренко. — Мин моны гадел хөкем дип атый алмыйм.
Яклаучы хәзер хөкем карарының Россия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде.
- Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум