19 август иртәсендә Уфага дрон һөҗүме булды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы "сәнәгать ширкәтләренә" дроннар һөҗүменең "кире кагылуы" турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, "барлыгы алты дрон булган, шуларның дүртесе бәреп төшерелгән". Хәбиров дроннарның берсе "сәнәгать зонасына төшкән, аз гына янгын чыккан" дип өстәде.
— Тагын бер дрон Затон микрорайонындагы торак йортка эләккән. Югары катларда тәрәзәләр ватылган, шулай ук дрон калдыклары һәм кыйпылчыклары парковкада торган машиналар өстенә төшкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер кеше зыян күргән. Ул хастаханәгә озатылган, хәзер аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, — дип язды Хәбиров Telegram-каналында.
Ufa1 басмасы зыян күрүченең 21 яшьлек Һиндстан ватандашы булуын яза. Журналистлар мәгълүматларына караганда, кыйпылчыклар аның битен җәрәхәтләгән.
Astra басмасының OSINT-аналитигы Уфаның сәнәгать мәйданында дрон һөҗүменнән соң янгынның "Башнефть-УНПЗ" нефть эшкәртү заводында чыкканын ачыклады.
Хәбиров һөҗүмнең "ремонтта булган" бер җайланмага ясалуын белдерде, ләкин ширкәтнең исемен атамады.
— Зыян зур түгел. Бер-ике көн эчендә барысын да төзәтеп бетерәбез дә эшне дәвам итәбез, — диде Башкортстан башлыгы.
Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында өч ширкәтне үз эченә алган эшкәртү комплексы урнашкан: "Башнефть-Уфанефтехим", "Башнефть-Новойл" һәм "Башнефть-УНПЗ". Бу Русиядә иң эре нефть эшкәртү комплексларының берсе. Ул елына 23,5 миллион тонна чимал эшкәртүгә куәтле.
"Башнефть-УНПЗ"га моңа кадәр 2 августта һөҗүм булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум