Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда дрон һөҗүменнән соң тумышы белән Уфадан булган 16 яшьлек кыз һәлак булган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Туганнары кызны Уфага алып кайтып җирләү өчен акча җыю игълан иткән

Фаҗига 24 август көнне була. Ул көнне Краснодарга дроннар һөҗүм итә. Һәлак булучылар арасында 16 яшьлек кыз да була.

Туганнары сүзләренчә, җәй көнне ул авыр яшүсмерләр өчен булдырылган балалар тернәкләндерү үзәгендә яшәгән. Mkset Telegram каналы язуынча, фаҗигадән соң туганнарына мәетне Уфага җибәрергә вәгъдә итсәләр, соңрак бары тие 50 мең сум гына бүлеп бирә алачакларын хәбәр иткәннәр.

Һәлак булган кызның туганнары әйтүенчә, мәетне Уфага кайтару өчен транспорт чыгымнары 125 мең сум тирәсе тәшкил итә. Хәзерге вакытта кызның апасы моның өчен акча җыю игълан иткән.

24 августта Краснодар төбәгендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булуы турында төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев белдергән иде. Ул дрон калдыкларының шәхси балалар үзәгенә төшүен әйтте. Тагын җиде бала җәрәхәтләнгәне белдерелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG