Бүген Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Парижның Республика мәйданында пикет уздырды.
Ул 30 август - Татарстанның Суверенитеты турында Декларация кабул итү көненә багышланды.
"Бүген бөек бәйрәм. 36 ел элек татар халкы бәйсез дәүләт төзү юлына басты. Бу авыр юлда зур җиңүләр дә, артка чигенүләр дә булды", ди Зәкиев.
Аның сүзләренчә, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев байлыкка сатылды.
"Шәймиев һәм малайлары миллиардер булдылар, ә татар халкы дәүләтсез калды", ди ул.
"Бүгенге көндә Татарстан Украинага каршы җинаятьчел сугыш өчен Мәскәүгә акча җибәрүче һәм татар ир-егетләрен корбан итүче колония. Бу хурлыклы хәл озакка сузылмас", дип өсти Зәкиев.
Ул шулай ук суверенитет яулауга үз өлешләрен кертүчеләрне дә искә алып мөрәҗәгать чыгарды. 1990 елның 2 августында Чаллыда татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллин Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итүен искә төшерде.
"Бу ачлык игълан итү милли хәрәкәт ялкынын кабызган очкын булды. Меңләгән татар суверенитет таләбе белән урамнарга чыкты.
30 августта Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән меңләгән татар Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүне таләп итеп Казанга юл тотты. Казанда аларга меңләгән казанлы кушылды. Аларны мәйданга Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ, рәисе Марат Мөлеков) алып чыкты", ди Зәкиев.
Ул Ирек мәйданында, Югары шура каршында, ун меңнән артык татар җыелуын әйтә.
"Халыкның һәм аның Югары шурадагы вәкилләренең ихтыяры белән Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
Аны кабул итүдә "Татарстан" фракциясе әгъзалары, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Рәиф Галиев, Марат Мөлеков, Җәмил Сафиуллин, Азат Зыятдинов, Дамир Сираҗиев, Мөдәррис Шәйхиев, Рәшит Вәгыйзов һәм башкалар катнашты", ди Фәрит Зәкиев.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум