Дөнья күчмә халыклары Уеннары 2028 елда Татарстанда узачак. Бу хакта Бишкәктә VI Уеннарның тантаналы ачылышында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров белдерде.
Аның сүзләренчә, Русия ягы Татарстанның Уеннарны кабул итүгә әзерлеге турында рәсми хат юллаган булган.
Бишкәктәге Уеннар ачылышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук анда Русия президенты Владимир Путин да булды. Путин Бишкәктә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты утырышында Казанның 2028 елгы Уеннарны кабул итәргә әзер булуын әйтте.
Быел Уеннар 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Беренче тапкыр Дөнья күчмә халыклары уеннары Кыргызстанда 2014 елда узды. Шулай ук соңрак аның Төркия, Казакъстанда да узганы булды.
Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум