Ялларда Канаданың Монреаль шәһәрендә чираттагы Татар хоккей уены узды. Ул Montreal Canadiens аренасында оештырылды. Уенны Монреаль татарлары ассоциацясе уздыра. "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары уенчылары тулысынча диярлек татарлардан торган. Такымнар Канада һәм АКШ татарлары тарафыннан тупланган. "Ак барс" такымы Канада татарлары, ә "Яшел барс" – АКШ татарларын тәшкил иткән.
Уенны оештыручы Эрик Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, бу уенда даими катнашучылар да, шулай ук беренче тапкыр уйнаучылар да булган.
— Барлыгы 22 кеше булды, арабызда ике кыз да бар иде. Моңа кадәр бер дә Татар хоккеенда катнашмаучылар да теләк белдерде, бу да куаныч. Уенда профессионал хоккейчылар да булды, һәвәскәрләр дә. Мәсәлән, Ризван Мансуров кайчандыр Казанның "Ак барс" такымында уйнаган спортчы. Әмма иң зур горурлыгыбыз - ул уеннарда гаиләләрнең катнашуы, аталы-улы хоккейчыларыбыз бар. Бер бозда уйнаулары үзе бер күркәм күренеш. Яшь буынның күбесе Канада, АКШта туган кешеләр, — дип сөйләде Эрик Вәлиев.
Татар хоккей уены башланыр алыннан Татарстан гимны башкарылган. Тәнәфес, паузалар вакытында татар җырлары уйнатылган. Җанатарлар трибуналарында Татарстан байраклары да булган. Уен ике бүлектән торган, һәрберсе 20шәр минут дәвам иткән.
— 40 минут эчендә "Яшел барс" 12 алка кертте, "Ак барс" исә алты алка кертә алды. Ике такым да арсланнар кебек көрәште. Такымнарда төрле кешеләр булды, американнар да, татарча белмәүчеләр дә. Миңа иң ошаганы – татар телле уенчылар үзара татарча кычкыруы, сөйләшүе. Трибуналардан да "Алга", "Афәрин" дип дәрт өстәп тордылар. Чын үзебезчә. Уен башланыр алдыннан алка ыргыту гадәте бар, бозга милли киемнән кызлар чыкты. Аннары Татарстан гимны аягүрә басып тыңладык. Матур иде.
Җиңүчеләрнең һәрберсенә алтын медальләр, икенче урынга калучыларга – көмеш медальләр тапшырылды, истәлекле бүләкләр бирелде. Волонтерлар махсус уенчыларга өчпочмак, чәкчәк һәм башка ризыклар белән lunch boxлар әзерләде. Барлык хоккейчы сыйланды. "Яшел барс" Татар хоккей кубогын Америкага алып китте. Киләсе уен димәк АКШта узачак, — дип сөйләде Азатлыкка Эрик Вәлиев.
Бу 2026 елда икенче Татар хоккей уены. Март аенда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә ике дәүләттә яшәүче татарлар бозда очрашты. Бер елда ике матч оештыру авыр, әмма бәрәкәтле, дип аңлата оештыручылар.
— Мартта АКШта уйнадык, сентябрьдә Канадада очраштык. Авыр, чөнки кешеләрнең эш, уку графиклары бар, барысын да туры китерергә кирәк. Әмма соңгы елда ике ил арасындагы элемтәләр ныгыды. Канада белән Америка татарлары үзара тиз аңлаша, килешә дигән нәтиҗә ясап була. Киләсе уен Американың йә Флорида, йә Төньяк Каролина штатында узачак. Әлегә хәл ителмәгән, әмма аңа әзерләнәбез. 2027 елда без Татар хоккей уенының юбилеен билгелиячәкбез, аңа 10 ел тула. Уйлап карагыз, 10 ел дәвамында Татарстаннан читтә, еракларда Татарстан гимны белән башланган хоккей уены уза, гел татарлардан торган такымнарның республиканың "Ак барс" фирма киемнәрендә уйнавы акылга сыймаслык нәрсә!
Мин бу проектны уйлап чыгаручыларга да, даими ярдәм итеп торучыларга да рәхмәтлемен. Эльвина Черепович, Лиана Хамадиярова, Марина Абдуллина, Фәрида һәм Алисә Абдуллиналар, Сәләхетдиновлар гаиләсе, Монреаль татарлары ассоциациясе ветераннарына - һәрберсе үз өлешен кертте, — диде Эрик Вәлиев.
Монреальдә татарларның беренче хоккей турниры 2017 елда оештырылды. Аны ул вакытта Монреаль татарлары ассоциациясенең башлыгы вазифасында булган Марат Сәләхетдинов оештырды. Ул вакытта Канада татарлары АКШтан килүче татар спортчыларына каршы торды. Уен ел саен узды, бары тик пандемия аркасында уздырылмый калды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум