Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар

Альберт Разин
Альберт Разин

Бүген, 10 сентябрь, ана теле хакына үз-үзен ут төртеп үтергән удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар

Татарстан бәйсезлеге комитеты Русиянең Стокһолмдагы илчелеге каршында пикет уздырган. Комитетның Телеграм-каналы язуынча, алар бина каршында Разинның портретын калдырганнар. Шулай ук комитет җитәкчесе Аида Габдрахманова Тукайның "Туган тел" шигырен укыган.



Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үз ана теленә битараф булмаганнарны Разинны искә алып, аның портреты белән фотога төшәргә чакырды.

"2016 елдан 2019 елга кадәр ул бары Удмуртия Дәүләт Шурасында удмурт теленең аяныч хәле турында, удмуртларның югала баруы хакында удмурт телендә чыгыш ясарга тырышкан, әмма парламент җитәкчелеге аның үтенеченә битараф калган", ди Зәкиев үз Facebоok битендә.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип танытучы төркем Алберт Разинны искә алып басып алынган халыкларга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Аның исеме Русия империясе хакимияте астында калган барлык халыкларның милли хәтерен, телен һәм мәдәниятен юк итүгә каршы тору символына әверелде. Аның батырлыгы удмурт халкына караса да, әмма әһәмияте киңрәк. Ул татарларга, башкортларга, мариларга, эрзәннәргә, мокшаларга, карелларга, бурятларга, калмыкларга һәм бүген дә үз тарихын, телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлеген саклап калу хокукы өчен көрәшүче барлык башка халыкларга мөрәҗәгать итә", диелә анда.

Мөрәҗәгатьтә алар ана телен, тарихи хәтер, мәдәни мирасны яклап төрле конференцияләр, пикетлар, тыныч чаралар уздырырга чакыра.

  • Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.
  • 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янган. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.
  • Русиянең рәсми мәгълүматларына күрә, 2010-2021 еллардагы соңгы җанисәпләр арасында удмурт телен белүче кешеләр саны якынча 21 процентка кимегән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG