Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колониядә утыручы математик Азат Мифтахов дәүләт яклавы чаралары үтәлмәвен белдерә  

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мифтахов Русия Тикшерү комитетына шикаять тапшыруны сораган. Сүз аңа язылган газет-журналларның югалуы турында бара.

Сәяси тоткын математик Азат Мифтахов дәүләт тарафыннан гарантияләнгән иминлек чараларының үтәлмәвен белдергән. RusNews язуынча, бу хакта ул мәхкәмә утырышы алдыннан хатыны Елена Горбаньга сөйләгән.

Мифтахов сүзләренчә, 9 сентябрьдә аны һава йөрергә чыгару мәсьәләсенә бәйле бирелгән шикаятькә аңлатма алырга килгән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәре Андрей Логинов сөйлшүне видеога яздырудан баш тарткан. Мифтахов сүзләренчә, мәхкәмә дәүләт яклавы чаралары кысаларында мондый аралашуларны теркәргә кушкан булган.

Шулай ук Мифтахов Русия Тикшерү комитетына шикаять тапшыруны сораган. Сүз аңа язылган газет-журналларның югалуы турында бара. Ул моны "урлау очрагы" дип бәяләгән.

Моннан тыш, Мифтахов аның белән бәйле тикшерү тулысынча үткәрелмәвен дә әйткән. Аның сүзләренчә, мәхкәмә тикшерүне яңаңан уздыруны кушса да, бу эш кысаларында аннан сорау алмаганнар.

Мифтахов шулай ук һава суларга чыккан вакытта көчле яңгыр астында су белән тулган мәйданчыкка чыгарылуы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, сак хезмәтләре чыгып киткәннән соң, ул бер сәгатьләп эскәмиядә утырырыга мәҗбүр булган.

Шул ук вакытта Ямал-Ненец автоном бүлгесе мәхкәмәсе Азат Мифтаховны яклау ягының шикаятен канәгатьләндермәгән. Шикаять дәүләт яклавы чаралары үтәлмәвенә кагылган.

Мәхкәмә утырышы вакытында хөкемдар Мифтаховтан дәүләт яклавы чаралары турында сораган. Ул исә әлеге чараларны үтәлмәвен һәм кайбер кешеләрдән аерым тотылырга тиеш булуы турында карарның тормышка ашырылмавын белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG