Чит илдәге "Татар шурасы" иҗтимагый оешмасы үз тарафдарларын 18-20 сентябрь көннәрендә узучы Русия думасы сайлавында катнашмаска чакырды. Катнашырга мәҗбүри итү очрагында оешма сайлау кәгазен бозарга тәкъдим итә. Бу хакта белдерү оешманың рәсми каналларында чыкты.
Бу тәкъдимне "Татар шурасы" сайлауларның чын булмавы, "имитация рәвешендә" үткәрелүе белән аңлата.
— Сугыш шартларындагы цензура, фикердәш булмаган кешеләргә карата репрессияләр, бәйсез медиа чараларын тыю һәм җәмгыятьне тулысынча контрольдә тоту шартларында тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеләнгән. Безнең мәнфәгатьләрне яклый торган бер генә фирка дә юк, — ди шура мөрәҗәгатендә.
Оешма вәкилләре фикеренчә, сайлауда катнашу – "Кремль сәясәтенә имза кую". Шул рәвешле Русия кеше тавышларын дөньяга халыкның сугышны һәм диктатураны хуплавын күрсәтү өчен файдаланылачак, дип саный алар.
Моңарчы "Татар шурасы" вәкилләренең берсе, сәясәт белгече Руслан Айсин сайлауда барлык фиркаләр һәм намзәтләрнең Кремль сәясәтен үтәвен сөйләгән иде. Путин һәм аның идарәсе расламаган намзәтләр сайлауга кадәр үткәрелмәде, "Яблоко"ның мисалы моны ачык күрсәтә, ди ул.
- Русия Дәүләт думасының IX чакырылышына сайлау 18-20 сентябрь көннәрендә уза. Бу – Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң беренче дума сайлаулары.
- Тавыш бирү алдыннан Русия Югары мәхкәмәсе сайлаудан "Яблоко" фиркасен читләштерде. Ул сугышка каршы чыккан бердәнбер фирка булды. Күп кенә төбәктә "Яблоко"ның бермандатлы намзәтләрен дә сайлауда катнашудан читләштерделәр.
- Русиянең оппозицион оешмалары тавыш бирүнең төрле стратегияләрен тәкъдим итте. ФБК (Навальный тарафдарлары) "Бердәм Русия"дән тыш теләсә кайсы фиркагә тавыш бирергә өндәде. Бермандатлы тавыш бирүдә исә ул "Бердәм Русия"не җиңә алган конкрет намзәтләргә тавыш бирергә чакырды.
- "Яблоко" исә фиркаләр буенча тавыш бирү кәгазен бозарга өнди.
- Ирекле Русия форумы, Татар шурасы кебек үк, сайлауга бойкот белдерергә тәкъдим итә.
- Русия сугышка каршы комитеты исә сайлаучыларга конкрет тактика тәкъдим итүдән баш тартты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум