18-20 сентябрьдә Русия Дәүләт Думасына узган сайлауларда партия исемлегеннән 83, 52 процент беркетмә саналганнан соң, "Бердәм Русия" 57,85% тавыш җыя. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Аннан соң Коммунистлар фиркасе (КПРФ) - 13,93%, ЛДПР - 8,77%, "Новые люди"- 7,96%. килә.
Татарстанда уздырылган экзитпол мәгълүматларына караганда, республикада "Бердәм Русия" фиркасе 71,7 % тавыш казана. Бу хакта матбугат очрашуында КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр мөдире Мария Ефлоева белдерде. Коммунистлар фиркасе - 11,2%, "Новые люди" - 6,7%, ЛДПР - 4,3%, "Гадел Русия" - 2,4%, "Яшелләр" - 0,8%, "Пенсионерлар фиркасе" - 0,6%, "Русия коммунистлары"- 0,5%, "Туры демократия фиркасе" - 0,4%, "Родина" - 0,3%. Тагын 1% кеше сайалу кәгазьләрен бозуын әйткән. Барлыгы 18 мең кешенең 60% җавап биргән.
Башкортстанда экзиполны Һуманитар тикшеренүләр үзәге узлырган. "Башинформ" язуынча, аларның мәгълүматларына күрә, барлыгы 150 мең кеше катнашкан. "Бердәм Русия" фиркасе 62%, КПРФ - 9,6%, ЛДПР - 8,7%, "Новые люди" - 8%, "Гадел Русия-7,8%, "Родина", "Яшелләр", "Русия коммунистлары", "Пенсионерлар фиркасе" - 0,8%. Барлыгы сораучыларның 65-75% җавап биргән.
Русиядән читтә яшәүче белгечләр алдан ук бу сайлау түгел, ә "рәвешен китерү" икәнен әйтеп килде. Мисал өчен Татар шурасы Русия думасы сайлауларына бойкот белдерергә чакырды. Катнашырга мәҗбүри итү очрагында оешма сайлау кәгазен бозарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне "Татар шурасы" сайлауларның чын булмавы, "имитация рәвешендә" үткәрелүе белән аңлатты.
Халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар. Татарстанда машина уйнату, ташламалы ярминкәләр, концертлар шуларның берничәсе генә.
Шул ук вакытта өч көндә дә сайлау бүлекчәләрендә төрле хокук бозулар күзәтелде. Азатлык Радиосы алар турында социаль челтәрләрдән күзәтеп барды.
Шимбә көнне Казан шәһәренең Үзәк сайлау округы буенча "Яблоко" партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты намзәте, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинга һөҗүм ясалды. Казанда 254 нче сайлау бүлгесендә эшләүче күзәтүче Зиннәтуллинга ике кешенең үзенә килеп бәйләнүе, телефонын тартып алырга маташуы турында сөйләгәннән соң, намзәт полиция чакырган һәм үзе дә сайлау бүлгесенә киткән. Бу хакта ул "Яблоко"ның Татарстан бүлекчәсе Телеграм каналында видео чыгарды.
"Сайлаудагы күзәтүчем белән сөйләштек. Мин участоктан чыгып китә башлагач, яныма депутатлыкка башка намзәт — "Русия коммунистлары" ("Коммунисты России") партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альфред Вәлиев килде. Ул сүгенеп, мыскыл итә башлады һәм ахыр чиктә борыныма сукты. Мин егылдым, ул шулай ук күлмәгемне ертты", ди Зиннәтуллин.
Һөҗүм иткән вакытта сайлау бүлгесендә инде Эчке эшләр министрлыгының "Экстремизмга каршы көрәш үзәге" (ЦПЭ) да, полиция хезмәткәрләре дә булган.
"Полиция хезмәткәрләре Альфред Вәлиевне миннән аерырга тырышты, ләкин ул аларга да каршылык күрсәтте, ычкынырга маташты.
Тагын бер кызыклы факт: "Яблоко" партиясе күзәтүчеләре булган сайлау бүлгеләрендә "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре дә булды. Әлбәттә, алар барлык участокларда да юк иде, ләкин бу участокта берничә ЦПЭ хезмәткәре бар иде. Алар анда баштан ук булганмы, әллә әлеге хәлдән соң килгәнме — монысын әлегә белмим", диде "Яблоко"ның Татарстан бүлекчәсе рәисе. Аның әйтүенчә, ул полициягә гариза язган.
Альфред Вәлиев Русиянең Украинага каршы сугышында булып кайткан кеше. Куәт оешмалары белән бәйле дип фаразланган "Бабай позвонит", "Татарская Якудза" Телеграм-каналлары Зиннәтуллинга һәм "Яблоко" фиркасенә пычрак аткан язмалар чыгарды.
Әлеге хәлләр сайлауның икенче көнендә булса, өченче көнне Казанда сайлау бүлгеләре янында автозаклар йөрүе турында хәбәр ителде. Бу хакта Татарстан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үзенең Телеграм-каналында язды.
Шулай ук ул сайлау бүлгеләренең берсендә "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре җыелуы турында язды. Алар артыннан автозак да килгән булырга мөмкин.
Румянцев шулай ук Казанның Декабристлар урамындагы 2нче йорт янында автозак күренүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бинасы ишегалдында "Э" үзәгенең берничә хезмәткәре булган. Әлеге бинада 135нче сайлау бүлгесе урнашкан.
"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе дә 135нче сайлау участогы ишегалдында "Э" үзәге хезмәткәрләре булуын хәбәр итте. Фирканең Телеграм-каналында җиде кешенең фотосы да урнаштырылган. Канал мәгълүматына күрә, аларның алтысы "Экстремизмга каршы көрәш үзәге" хезмәткәрләре булырга мөмкин.
Шулай ук "Яблоко" фиркасенең Телеграм каналы язуынча, 20 сентябрьдә Казанның сайлау бүлгеләренең берсендә күзәтүченең кабыргасына сукканнар һәм, әгәр участоктан китмәсә, физик көч куллану белән янаганнар һәм полиция һөҗүм итүчеләрне яклаган.
Моннан тыш полиция 2836 нчы сайлау участогындагы күзәтүчене бүлге ябылгач ук полициягә алып киткән, шулай ук 135 нче сайлау бүлгесеннән тагын бер күзәтүче — Азат Шаеховны Мәскәү районының 5нче полиция бүлегенә китергәннәр.
Берәү Шәехов аңа аяк чалган дип зарланган, шуннан күзәтүчене алып киткәннәрр. Кире әйләнеп кайткач сайлау комиссиясе инде ишекне ачмаган. Чөнки 20.00 сәгатьтән соң ишекләрне ачу тыелган. Шәехов полициягә дә шалтыратып караган, әмма алар ярдәм итүдән баш тарткан. Шулай итеп "Яблоко" күзәтүчесе тавышларны санауда катнаша алмаган. Шәехов аяк чала дип зарланучы провокатор булган дип саный.
Башкортстанда да мондый хокук бозулар күзәтелде. Бу хакта "Гражданнар берлеге" Телеграм-каналы язып барды. "Гражданнар берлеге" һәм КПРФ исеменнән килгән күзәтүчеләрне сайлау бүлгеләренә кертмәү турында мәгълүматлар килде. 145нче участокта комиссия әгъзалары "Гражданнар берлеге" күзәтүчесенә аракы эчәргә тәкъдим иткән. Ә сайлау бүлгесендә исерек хәлдә булу күзәтүчене участоктан чыгару өчен нигез булып тора. 125 нче сайлау бүлгесендә күзәтүчегә шампан шәрабы тәкъдим иткәннәр.
Әгәр беренче көнне сайлау комиссияләре күпләп шикаятьләрне кабул итүдән баш тартса, икенче көнне кабул итә башлаганнар
Уфада Коммунистлар фиркасе "системадан тыш оппозиция белән бәйләштә" дип "Гражданнар берлеге" күзәтүчеләрен сайлаудан чакыртып алуы мәгълүм булды. "Уфа шәһәр шурасы сайлауларында 12 сайлау бүлгесеннән 24 күзәтүчене чакыртып алганнар.
Күзәтүчеләргә КПРФ республика комитеты карарының күчермәләре бирелгән. Документны Башкортстан коммунистлар фиркасе лидеры Юнир Котлыгуҗин имзалаган. Чакыртып алу сәбәбе итеп документта аларның "системнан тыш оппозиция" һәм "чит ил агентлары белән бәйләнеше" күрсәтелә.
"Гражданнар берлеге" вәкилләре Коммунистлар фиркасе штабында документның чынлыгын ачыкларга тырышкан. Аларга "бу документның чынмы, юкмы икәнен белмибез" дип җавап биргәннәр.
"Аспекты" Телеграм-каналы язуынча, вакыйга белән таныш булган чыганак булган хәлне Коммнистлар фиркасенең "хыянәте" дип атаган. Аның сүзләренчә, күзәтүчеләрне сайлаулардан чакыртып алу турындагы документ республика башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе белән килештереп әзерләнгән булырга мөмкин.
Чыганак шулай ук 19 сентябрьдә коммунистлар бюросы утырышы чакырылмавын белдергән. Аның сүзләренчә, хәтта утырыш булган очракта да, тавыш бирү көнендә күзәтүчеләрне сайлаулардан читләштерә ала торган бердәнбер оешма ул - мәхкәмә.
20 сентябрьдә Уфада 145 нче сайлау бүлгесеннән ике күзәтүчене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Аларны сайлау бүлгесе җирлегеннән китәргә теләмәүдә гаепләгәннәр. Күзәтүчеләрне 9нчы полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аның берсен азат иткәннәр, икенчесен дүрт мең сум штрафка тартканнар. "7х7 Горизонтальная Россия" Телеграм каналы язуынча, күзәтүчене полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен җәзага тартканнар.
Эшнең карточкасына күрә, күзәтүченең исеме - Искәндәр Исәнбаев. Исәнбаев һәм башка күзәтүчеләргә әләкләрне хакимият яклы блогер Арслан Нигъмәтҗанов язган. Ул сайлау бүлгеләрендә йөреп, күзәтүчеләрне видеога төшергән. Күзәтүчеләр аның килүен низаг чыгарырга һәм сайлау барышын өзүгә омтылыш дип бәяли.
"Гражданнар берлеге" хәбәренчә, 123 нче сайлау бүлгесендә бюллетеньнәрне урнага күпләп салыу омтылышы булган. Комиссия әгъзалары урнаны тыгыз рәвештә әйләндереп алган һәм күзәтүчеләрне аңа якын җибәрмәгән. Полициягә әйткәннән соң, бюллетеньнәрне салу омтылышын туктатырга мәҗбүр булганнар.
Русия Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлыйлар. Аның 225се фирка исемлегеннән, тагын 225 бер мандатлы бүлгедән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум