21 сентябрьдә дроннар Уфаның төньяк сәнәгать мәйданына һөҗүм итте. Хәбәрләргә караганда, дроннар "Новойл" ширкәте тирәсендә бәреп төшерелгән.
Exilenova+ Украина мониторинг каналы кара төтен күтәрелгән видео чыгарды.
ASTRA хәбәр итүенчә, сәнәгать мәйданында дроннар һөҗүменнән соң янгын чыккан. Бу хакта рәсми мәгълүмат юк.
Русия саклану министрлыгы Башкортстан һәм шулай ук Татарстанда дроннар бәреп төшерелүен белдерде. Татарстанда шулай ук ракет һәм дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде.
Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында өч ширкәтне үз эченә алган эшкәртү комплексы урнашкан: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ». Бу Русиядә иң эре нефть эшкәртү комплексларының берсе. Ул елына 23,5 миллион тонна чимал эшкәртүгә куәтле.
"Башнефть-Новойл» "Роснефть"кә караучы "Башнефть" ширкәтенең бер филиалы. Ширкәт мотор майлары, авиация һәм реактив ягулык, дизель ягулыгы, битум һәм башка нефть продуктлары җитештерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум