Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" онлайн-мәктәбендә 9 меңнән артык кеше укый

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укучылар саны даими үзгәреп тора

Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбендә хәзерге вакытта 9 меңнән артык кеше укый. Бу хакта "Ватаным Татарстан"га әңгәмәдә "Ана теле" мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова әйткән.

"2013 елда гамәлгә кертелгән онлайн мәктәп ун елдан артык эшләде. Ләкин платформасын алыштыру сәбәпле, эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды. Яңа платформа табу, техник ягын тәртипкә китерүгә шактый вакыт китте. Хәзерге вакытта 9 меңнән артык кеше укый. Язылучылар саны үзгәреп тора. Беренче елларда 6 мең булса, 30 меңгә җиткән чаклар да булды. Шушы вакыт эчендә 100 меңнән артык кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде, татар дөньясы белән танышты. Мәктәптә уку түләүсез, һәркем теркәлеп, үзе теләгән вакытта укый ала.

Эчтәлеге шул ук килеш калды. Бары интерфейсы гына бераз үзгәрде. Ун ел эчендә кайбер материаллар искергән, яңартырга кирәк, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Әмма тел өйрәнүчеләрнең күпчелеге канәгать", дигән ул.

Татар телен үзлектән өйрәнү платформасы ике ел эшләми торганнан соң 2025 елның августында яңадан эшли башлады.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче "Ана теле" проекты 2023 елда ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты.
  • Проектны яңартуны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырдылар. Ул, үз чиртаныда, Петербурда теркәлгән "Прогресс" ширкәтен яллаган иде.
  • "Ана теле" проектын яңартуга барлыгы 123 миллион сум дәүләт акчасы түгелгәне әйтелде.
  • Платформада эчтәлек шул килеш калган: элек төшерелгән диалоглар, башка видеолар, ә аларда шул вакытта хөкем сөргән хәлләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG