Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьеры булды

Александр Лапин
Александр Лапин

Аның өчен Татарстан хөкүмәтендә яңа вазифа уйлап табылган,  ул сугышта катнашучыларга ярдәм итү эше белән шөгыльләнәчәк

Татарстан хөкүмәтендә Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк аерым бүлекчә булдырылды.

Аны Русия гаскәрләренең генерал-полковнигы Александр Лапин җитәкләячәк. Лапин — Украинада читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән гаскәри.

Бу вазифа турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт шурасына еллык юлламасында игълан итте.

— Бурычларның масштабын, заман таләпләрен һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә эшне координацияләү зарурлыгын исәпкә алып, хөкүмәттә махсус хәрби операциядә (Русиядә Украинага баскын сугышны шулай дип атыйлар - ред) катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен аерым бүлек булдырырга кирәк дигән карарга киленде. Бу юнәлешнең кураторы итеп Русия каһарманы, генерал-полковник Александр Лапин республика вице-премьеры статусында билгеләнә, — диде Миңнеханов.

Яңарак кына узган Русия Думасы сайлауларында Лапин Татарстанда "Бердәм Русия" партиясенең исемлегендә булды, ул сайланырга тиешле намзәтләрнең беренче өчлегендә иде. Әмма Лапин депутат мандатыннан баш тарткан. Аның урынына Мәскәүгә Мамадыш районының элеккеге башлыгы Анатолий Иванов барачак. Элегрәк кайбер медиа Лапин Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе вазифасына билгеләнә алырга мөмкин дип язды. Әмма "Бизнес Online" язуынча, аның намзәте Мәскәүдә килештерелмәгән.

Лапин — запастагы генерал-полковник. Төрле елларда ул Русиянең Сүриядәге гаскәрләренең төркеме штабын, "Үзәк", "Төньяк" гаскәр төркемнәрен җитәкләде. Ул Украинага каршы баскыр сугышта катнашты. 2022 елның көзендә аның Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән Лапин арасында низаг чыкты. Кадыров Лапинны Украина гаскәрләре Русия баскыннарыннан азат итә алган Красный Лиман шәһәрен яклый алмауда гаепләде. 2025 елның сентябрендә Лапин Русия гаскәрләреннән китте.

2026 елның июнендә Украина мәхкәмәсе Александр Лапинны читтән торып гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул Украинаның территориаль бөтенлеген һәм кагылгысызлыгын бозуда, Украинага каршы агрессив сугыш әзерләүдә һәм алып баруда гаепле дип табылды.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2022 елның февраль һәм март айларында Лапин Беларус һәм Русия җирләреннән Киевка, Сумы һәм Чернигов өлкәләренә һөҗүм иткән, бу Русия гаскәрләренең хәрәкәтләрен Лапин шәхсән планлаштырган, координацияләгән һәм алар белән җитәкчелек иткән.

Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан бирле Татарстанда ким дигәндә 10 204 кеше һәлак булган. Бу сан Азатлык ачык чыганаклардан гына тапты, саннар тагын да зуррак була ала, әмма Русия хакимияте һәлак булучылар, яраланучылар санын яшерә. Татарстан Украина сугышында үлемнәр саны белән икенче урында тора.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG